Сак йөрегез юлларда
7нче гыйнвар. Кичке сәгать алты туларга егерме минутлар тирәсендә Балтач - Кенәбаш юлында ундүртенче модельле машина шоферы тизлекне көйләп бетерә алмый һәм каршы-га килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә, һәлакәт тудыручы шофер кеше авыр тән җәрәхәтләре ала. 10нчы гыйнвар. Кичке сәгать җидедә Балтач бистәсенең Ленин һәм Зоя Космодемьянская кисешкән чатта «ВАЗ-111730» машинасы...
7нче гыйнвар. Кичке сәгать алты туларга егерме минутлар тирәсендә Балтач - Кенәбаш юлында ундүртенче модельле машина шоферы тизлекне көйләп бетерә алмый һәм каршы-га килүче машинага бәрелә. Нәтиҗәдә, һәлакәт тудыручы шофер кеше авыр тән җәрәхәтләре ала.
10нчы гыйнвар. Кичке сәгать җидедә Балтач бистәсенең Ленин һәм Зоя Космодемьянская кисешкән чатта «ВАЗ-111730» машинасы шоферы олы юлдан якынлашып килүче «ВАЗ-21063» машинасына юл бирми, нәтиҗәдә, ике машина да бәрелешә. Бер гаепсез шофер җәрәхәтләнә.
12нче гыйнвар. Төнге сәгать унберләр тирәсендә Балтач - Шәмәрдән юлында «ВАЗ-21093» машинасы тизлеген көйләп бетерә алмый һәм юл кырына чыгып каплана. Машинадагы пассажирга җиңелчә зыян килә.
23нче гыйнвар. Көндезге сәгать 12дә Казан - Малмыж юлында «ВАЗ-21093», «ГАЗ-173410» машиналары бәрелеште. «ВАЗ-21093» шоферы тән җәрәхәте алды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.6100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".29402
-
28 февраль 2021 - 12:41Мәгариф, мәдәни тармакларда телне саклауга-үстерүгә-яратуга корылган төрле юнәлештәге чаралар киң колач җәйде Районыбыздан бик күп бала катнашуы олы куанычка әверелде8501
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар17500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.16400
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.58900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика