Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Салават күпере” клубының мастер-классы узды (фото)

Россия флагы - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе.

22 август көнне Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтте.

Россия флагы - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Аның ак төсе - азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәре - ышаныч һәм рухият, кызыл төсе - бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата.

Бу көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Балтач” ял паркында “Салават күпере” клубының «Во флаге слава страны» дигән мастер-классын үткәрделәр. Катнашучылар иң элек “Я гражданин России”, “Моя Россия” энциклопедияләре белән таныштылар, аларга Россия флагындагы төсләрнең мәгънәләре, флагның барлыкка килү тарихы һәм безнең дәүләт өчен аның әһәмияте турында сөйләнде. Чараның икенче өлешендә мастер-класста катнашучылар фоамираннан Россия флагын ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев