Хезмәт

Салавычта төлкеләр йөри

"Балаларыбыз бер көнне өйгә йөгереп кереп, "Бакча башында төлке күрдек. Кечкенә җиде баласы белән уйный иде", дигәч шаккаттык.

Реклама

Аларга ияреп, шул урынга бардык. Чыннан да, төлкенең кечкенә балалары белән мәш килеп, сикерә-сикерә уйнап яткан вакыты иде. Соңгы вакытта тирә-яктагы күршеләрнең "чебиләр югалды, бер тавыгыбыз күренми әле, әллә лапаста төлке йөри инде шунда" дигән шик-шөбһәләренә җавап табылды. Җәй көне балаларыбыз өчен дә куркыныч, төлкенең ташлануы да бар. Вакытында чарасын күрсеннәр иде", дип хәбәр итәләр Иске Салавыч авылыннан.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: