Хезмәт

Салкын бинада җылы сөйләшү

Быелгы җыелыш та нәкъ узган елгы кебек, түшәм-стеналары саргаеп карала башлаган мәдәният йортының салкын тамаша залында үтте.

Өч сәгатьләп утырып, җелекләргә кадәр керде салкын. Хуҗалык рәисе Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов отчет докладында газга, электр өчен түләүләргә чыгымнар зур дип сөйләгәндә экономияне мәдәният учагыннан башлаганнар бугай дип уйлаган идем. Әмма соңыннан Яңгул авыл җирлеге башкарма комитетының еллык отчеты белән чыккан җирлек җитәкчесе Ренат Гарипов башкачарак уйларга мәҗбүр итте: «Мәдәният йорты бик иске, җылы тотмый, тышкы-эчке халәте буенча заман таләпләреннән нык артта калган, ә ремонтка акча юк» - диде ул. Яңгуллыларның бәхетеннән җыелышта Татарстан Югары Советы депутаты Марат Зарипов та бар иде: «Коллективтан хат язып бирегез. Президентка кереп, мәдәният йортын яңартуга беркадәр акча алып булыр бәлки», -дигән сүзе салкын залны җылытып җибәргәндәй булды. Хуҗалыкның ревизия комиссиясе рәисе Яков Константинов комиссиянең еллык эшенә отчетында киләчәктә авылда эшләргә кеше калмаска мөмкин дигән хәвеф җиткерде. Хуҗалыкта хәзер эшләүчеләр арасында 20 яшькә кадәрге бер кеше дә юк, 30 яшькә кадәргеләре - 19. Җәмгыятьтәгеләргә уртача 47 яшь. Терлекчелектә, игенчелектә эшләүчеләрнең күпчелеге пенсия яшенә җитеп киләләр. «Бер 10 елдан фермада, тракторда кем эшләр икән», - дигән сорау куйды аксакал. Ике дистә елга якын ревкомиссияне җитәкләгән аксакалны узган отчет чорында билгеләп үткән 80 яшьлек юбилее белән котлап китеп, үз үтенече буенча бу Вазыйфадан азат иттеләр. Аның урынына «Яңа тормыш»та озак еллар партком секретаре булып эшләгән Фәрит Гариповны сайладылар.
Ә яшьләрне авылда калдыру өчен, иң беренче чиратта, аларның хезмәтенә түләүне арттыру, эш шартларын яхшырту, балалар үстерү, эштән соң ял итү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек урыннар булдыру кирәклеге ассызыкланды.
Җәмгыятьтә 2012нче елда бер эшләүченең уртачахезмәт хакы 13241 сум булса, узган ел 14997 сумны тәшкил иткән. «Ррспубликаның башка районнары белән чагыштырганда бу әйбәт күрсәткеч түгел әле,» - диде җыелыш азагында ясаган чыгышында район башлыгы Рамил Нотфуллин. Шул ук вакытта хуҗалык кассасына кергән акчадан хезмәткә түләүгә күп тотылуын (35 проценты) искәртте. Болай җәмгыять бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Хезмәт хакы игенчелектә, терлекчелектә булмасын яхшы сыйфатлы продукцияне күбрәк җитештереп сатып кергән акча хисабына артырга тиеш. Рентабельлелекне күтәрергә кирәк. Ит җитештерү буенча ул гомумән начар. Дуңгызчылык табыш китерми. Сатып алу бәясе арзан. Быел да шулай булса, дуңгызларны мөгезле эре терлеккә алыштырып бетерәсе булыр диделәр җыелышта.. «Бетерелгән һәр өч дуңгыз урынына 1 сыер асрарга дигән максатны онытмагыз», -диде район башлыгы. Соңгы елларда хуҗалыкларга иң зур акча сөтчелектән кеоә шул. Бу «Яңа тормыш»та да шулай. Ә заманында игенчелек белән миллионнар җыйган хуҗалык бит ул. Моны залда утыручылар да исләренә төшерделәр. «Дистә еллап инде басулар сукаланмый, аерым участокларны алабута басты, - дип мөрәҗәгать итте залдан берәү. Хәзерге технологияне үзгәртергә дигән күрсәтмә булганы юк әле, чүп үләннәргә каршы химикатлар бик кыйммәт хәзер», дип җавап бирде аңа баш агроном Илгиз Заһидуллин. Җирне сукалау кирәкме, юкмы? Монысына төгәл җавап булмады.
Шулай да җыелыш үтте. Якын араларда эшләнәсе эшләргә ачыклык кертелде, бурычлар билгеләнде.
- Төп җитештерү күрсәткечләре буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе билгеләгән рейтингта сез әле җиденче урында гына торасыз. Сездәге ресурслар, мөмкинлекләр белән беренче өчлектә булырга тиеш сез, - дигән бурыч куйды район башлыгы.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: