Салкын тигәндә файдалы киңәшләр
Температураны төшерү өчен ачы җимеш - балан, кара карлыган, гөлҗимеш, мүк җиләге, нарат җиләге һәм башкаларның сокларын күбрәк эчәгә кирәк.
Юкә чәе дә яхшы нәтиҗәләр бирә. Аны түбәндәгечә хәзерлиләр: бер аш кашыгы юкә чәчәген бер стакан кайнар суга салып, 20 минут пешерәләр. Бал һәм кура җиләге турында да онытмагыз. Алар да салкын тигәннән файдалы. Тәнне җылыту да бик яхшы дәвалану чарасы булып тора. Әгәр коры горчицагыз булса, аны куе масса булырлык итеп җылы суга салып болгатыгыз һәм уылган керән өстәгез. Бу массаны киндер тукымага яки тыгыз кәгазьгә салыгыз һәм горчичниклар кебек үк файдаланыгыз. Әгәр сулый алмый башласагыз, суган яки сарымсак сезгә ярдәмгә килер. Моның өчен аларны уып, суын чыгарып, мамыкка сеңдерергә һәм 15 минут борынга тампон итеп куеп торырга кирәк. Бу процедураны көнгә 3-4 тапкыр кабатларга. Йөткерүне бетерү өчен ярты килограмм суганны ваклап, аңа 50 грамм бал, 400 грамм шикәр комы салыгыз. Бу массага бер литр су салып, 3 сәгать сүрән утта кайнатыгыз. Ашаганнан соң берәр кашык шул төнәтмәне эчегез. Әгәр сездә коры йөткерү булса, бер аш кашыгы шикәр комы алып, аны көрән төскә кергәнче ут өстендә тотыгыз. Йөткерә башлагач, шушы «конфетны» суырыгыз. Тамагыгыз авыртса, аны календула яки ромашка төнәтмәсе белән чайкарга мөмкин. Шушы киңәшләргә колак салсагыз, авыруларны тиз җиңәрсез.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.9601
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.13202
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.13601
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар27100
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар67800
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.78802
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр67702
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика