Салкыннардан сакланыйк!
Бу арада көннәр бик суык булды. Һаваның температурасы минус 25-30, урыны белән минус 35 градуска кадәр күзәтелде.
Кайбер зур цехлар, пилорамнар эштән туктап торды. Ләкин никадәр генә котып салкыннары килсә дә, юлларда транспорт хәрәкәте бетмәде, һәркем эшкә барды, кайтты, балалар бакчага, мәктәпкә йөрде. Кытлык заманы түгел шул, киям дисәң, җылы киеме, барырга җылы машинасы бар, кибет тулы өстәмә җылыткычлар... Шулай да, инде салкыннарга күнектек, дип иркенәймәскә киңәш итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Алгы көннәрдә дә мондый салкыннар күзәтелсә, табигатькә чыгудан, ауга, балыкка барудан тыелыгыз. Юлда барганда ялгызы гына туктап торган машинага юлыксагыз, туктамыйча китмәгез, ярдәм кирәк булса, булышыгыз, якындагы ЮХИДИ постына да хәбәр итә аласыз. Балаларны урамга ялгызларын гына чыгармагыз, өшүләре ихтимал. Фатирларны, подъездларны җылы тотарга тырышыгыз, җылыту системасы ката күрмәсен. Янгыннардан сакланыгыз, җылыту приборларын күздән ычкындырмагыз. Ачык һавада туңмас өчен гел хәрәкәтләнергә, яхшылап ашарга, ныгытып киенергә кирәк. Киенү дигәннән, артык калын кием дә юлда барганда тирләтергә, ә тукталышта торганда чирләтергә мөмкин. Әгәр үзегездә арыганлык сизсәгез, авырып китсәгез, тән җәрәхәтләре, имгәнүләр булса, аяк киемегез яки өс киемегез кысса - урамга чыкмавыгыз хәерле. Әлбәттә инде, спиртлы эчемлекләр эчмәскә, исермәскә кирәк. Инде бик нык туңа калсагыз, берәр җирдә яхшылап җылыныгыз, җылы ризык ашау ягын карагыз. Өшисез икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Җылы язларга кадәр зәмһәрир суыклардан сакланыйк, җәмәгать!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 12:11Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне! Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.200
-
1 март 2021 - 10:46Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак Татарстан Президентына бүген 64 яшь тула.5701
-
1 март 2021 - 09:21Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ысулы Гүзәл Мәрдановадан «тишекле» коймаклар рецепты белән бүлеште.10201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.22900
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".88602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика