Салкынча һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразлаганнар
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана
Республикага төньяктан үтеп кергән һава агымы нәтиҗәсендә температура берникадәр төште. Циклон урнашканлыктан, салкынча һава саклана. Көнчыгыш районнарда урыны белән яңгыр көтелә.
Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 26-27 июньдә һава температурасы көндез +17…+22 градустан артмаячак. Төнге сәгатьләрдә +8…+13 градус тәшкил итәчәк. Аз гына яңгыр.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, җомга – 28 июньдә һәм шимбә – 29 июньдә салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+18 градустан югары күтәрелмәячәк. Урыны белән яшенле яңгырлар явып узачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/145760/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев