"Сарымсак" "Позитрон"нан көчлеме? (+фоторепортаж)
“Хыял” яшьләр үзәге район мәктәпләре арасында «Сәламәт яшьләр – көчле Россия» КВН уены үткәрде.
Киеренке ярышта беренче урынны Норма урта мәктәбе командасы яулады. Балтач гимназиясенең «Сарымсак» командасы – икенче булды. Куныр мәктәбенең "Позитрон”ы өченче урынга лаек дип табылды. Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Вилли чемешләре» командасы» – дүртенче, Балтач урта мәктәбенең «3 D» командасы – бишенче, Карадуган гимназиясенең "Шак Мак" командасы» алтынчы урын яулады. Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
- КВН уеннары яшьләрне берләштерү һәм иҗади аралашу мохитен булдыру максатыннан үткәрелә. Бурычыбыз – КВН командаларының алга таба иҗади үсешен тәэмин итүче шартлар тудыру, яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү, үзешчән командаларның үз казанышларын популярлаштыруда ихтыяҗларын максималь канәгатьләндерү, – ди “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев