Хезмәт

Сарымсактан мул уңыш алу серләре

Көз көне ачык грунтта сарымсакны кайчан һәм ничек дөрес итеп утыртырга?

Октябрь ае – сарымсак утырту өчен иң уңайлы ай. Көзен сарымсак үзенең тамырларын җибәреп өлгерергә, ләкин тишелеп чыкмаска тиеш. Арча районы Иске Йорт авылында яшәүче һәвәскәр бакчачы Хәнәфи Гәрәфиев сарымсакны октябрь урталарына кадәр утыртырга мөмкин булуын әйтте. Иң мөһиме: салкын көннәр башланганчы утыртып калырга кирәк. 

Бакчачы сарымсакны салкын көнне утыртмаска киңәш итә, ул очракта үсентеләр кышны авыр чыгачак. Өшү, яки бөтенләй тишелеп чыкмау куркынычы да бар. Әгәр урамда температура ике атна +10-12 градус булса, бу культураны туфракка утыртырга кирәк, чөнки тиздән тотрыклы салкыннар киләчәк. Көне дөрес сайланган вакытта сарымсак бик тиз тамыр җәя һәм уңыш та мулдан булыр. Бакчачылар көз аенда сарымсак утырту язга караганда күпкә отышлырак, дип сөйлиләр. Көзен сарымсаклар эре үсәчәк.

“Тамыразыклар үскән җиргә сарымсак утыртырга ярамый”

- Сарымсак үстерү артык катлаулы эш түгел, ләкин аның да үз нечкәлекләре бар. Барлык кагыйдәләрне исәпкә алып эшләгәндә генә яхшы һәм мул уңыш алырга була. Шуны истә тотыгыз: сарымсакны берьеллык яшелчәләр үскән җиргә утыртырга кирәк. Ул кабак, ташкабак, кә­бестә, борчак җирләрен үз итә. Тамыразыклар үскән җиргә дә сарымсак утыртырга ярамый. Бу яшелчә культурасын суган, бәрәңге, шулай ук помидор үскән җирләргә утыртырга киңәш ителми. Чөнки ул нематода авыруы белән зарарланырга мөмкин. Сарымсак утырту урынын ике ел саен алыштырып торырга кирәк, - диде Хәнәфи Гәрәфиев.
 

Сарымсак утырту өчен нинди көннәр уңышлы?

Яхшы нәтиҗә алу өчен, тәҗрибәле бакчачылар ай календареннан файдаланырга киңәш итә. Игътибарыгызга сарымсак утырту өчен уңышлы һәм уңышсыз булган көннәр календарен тәкъдим итәбез. Сарымсакны 23, 30 октябрь көннәрендә утыртырга киңәш ителми. Ә менә 25, 26, 29 октябрь көннәрендә курыкмыйча утыртырга була.
 

“Сарымсак черемәсен өчен чокырга ком салыгыз”

Утырту өчен сәламәт сарымсакларны сайлап, тырнакларга аерырга кирәк. Кибетләрдә сатып алуга караганда, үзегез үстергән сарымсакларны файдалану яхшырак булачак.
Бу яшелчә комлы һәм “җиңел” туфракны ярата. Күләгәле, юеш җирдә начар үсә. Шуңа күрә сарымсак түтәле өчен кояшлы урын сайлагыз. Бакчачылар сарымсакны түтәлләргә өч рәтле итеп утырту хуп күрә. Рәтләр арасы 35 см булса әйбәт, ә бүлбеләр арасы 5 см булырга тиеш.

- Кайбер бакчачылар сарымсак утыртыр алдыннан җиргә тирес кертә. Ләкин сарымсак, киресенчә, нейтраль туфракта яхшы үсә, югары уңыш бирә. Ашламаның иң яхшы варианты - торф, яки бераз калий, агач көле яки суперфосфатлы ашламалар. Сарымсак өшемәсен өчен, аны кар күп яткан урынга утыртырга тырышыгыз. Ул авыруларга бирешмәсен өчен 15-20 минур куе марганцовка эремәсендә тотырга киңәш итәм. Нәтиҗәне көчәйтү өчен тозлы су (бер литр суга 1 аш кашыгы тоз) кулланырга була. Бу очракта сарымсакны 2-3 минут кына тотарга кирәк. Шулай ук утырту алдыннан сарымсак тешләрен фундазол эремәсендә дә тотарга була.

Сарымсакны бакча җиләге рәтләре арасына да утыртырга мөмкин, аның исе корткычларны һәм төрле бөҗәкләрне куркыта. Утыртканда, сарымсакны кысып һәм тыгызлап утырмагыз. Юкса ул начар һәм вак булып үсә­чәк. Чокырыгыз имән бармак чамасында булсын, сарымсак тешен шунда салыгыз. 

Реклама

Игътибар! Көзге яңгырларда сарымсак черемәсен өчен чокырга ком салыгыз (1 бал кашыгы). Туфрак коры булса, утыртыр алдыннан бераз гына су сибегез. Утыртканнан соң түтәлне торф (5 см) яки агач чүбе белән кап­лагыз. Шулай ук түтәл өстенә корыган ботаклар куеп чыгу яхшы булачак, - ди бакчачы.

“Утыртыр алдыннан кабыгына карыйм”

Фәүзия Мөхәммәтҗанова (Балтач):

- Утыртыр алдыннан сарымсакның кабыгына карыйм. Аларның кабыгы юка була икән, андыйларны утыртып тормыйм. Беренчедән, алар бик тиз чери. Икенчедән, гөмбәчекләр белән зарарланалар. Кайберәүләр сарымсакның кабыгын махсус алып ташлый, янәсе шулай эшләсәң, ул тизрәк үсә. Ләкин бу дөрес гамәл түгел. 

“Юеш чүпрәккә төрәм һәм суыткычка куям”

Нариман Ганиев (Теләче):

- Мин сарымсакларны марганцовка һәм тозлы суда тотмыйм. Бары тик утыртыр алдыннан бер атна юеш чүпрәккә төрәм һәм суыткычка куям. Бу очракта аларның тамырлары тиз чыга һәм нык булып үсәләр. Электән үк шулай утыртабыз, начар уңыш алганыбыз булмады. Әлеге ысулны газетадан укып калган идем.

“Сарымсакны борчак җиренә утырттым”

Халисә Шакирова (Әтнә):

- Мин сарымсак түтәлләрен ике атна алдан әзерләп куям, чөнки ул “ял итәргә” тиеш. Черемәгә суперфосфат һәм агач көле кушарга тәкъдим итәм, бөтен сере шул. Бер чиләк черемәгә 30 гр суперфосфат, ярты стакан көл салыгыз. Аннан соң сарымсакны кузаклылар янына утыртырга киңәш итәләр, быел борчак үскән җиргә утыртып карадым әле. Үзем һәр ел саен “Алькор” һәм “Гаркуа” сортларына өстенлек бирәм.

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/jort_hem_bakcha/sarymsaktan-mul-u-ysh-alu-serl-re-v-sk-r-bakchachy-kom-salyrga-kusha-tn-d-borchak-t-t-len-utyrtalar-/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: