Савыт-сабаны ир-егетләр юсын!

Хуҗабикәләрнең гомеренә куркыныч яный! Күптән түгел Норвегия галимнәре шундый шаккатыргыч белдерү ясаган.
Баксаң, даими рәвештә көнкүреш химиясе кулланып өй җыештыру көненә бер кап тәмәке тартуга караганда да зыянлырак икән.
Берген университеты галимнәре 20 ел буе мең кешенең сәламәтлеген күзәткән. Аларның 80 проценты даими рәвештә төрле көнкүреш чистарту чараларын кулланган: бер ишләре өй җыештыру белән артык мавыкса, калганнары учреждениеләрдә җыештыручы булып хезмәт салган.
Ике дистә ел дәвам иткән тикшеренү шаккаткыч нәтиҗәләр биргән. Төрле химик чистарту чаралары белән тәртип урнаштырырга яраткан гүзәл затларның 40 проценты бронхиаль астма белән ешрак авырган. Ә белгечләр моңа гаҗәпләнми дә. Чистарткыч кисәкчәләре хатын-кызның үпкәсендә җыелып, аның лайлалы тышчасын ялкынсындыра. Җыештыручы булып эшләүче гүзәл затларның 40 яшькә җиткәндә сулыш алулары авыраерга мөмкин, дип кисәтә алар.
Тикшеренү турында сөйләгәндә хатын-кызга аерым басым ясап әйтүебез юкка гына түгел. Ни гаҗәп: ир-егет шул ук химик чистарткыч порошоклар белән күпме генә өй җыештырса да, сулыш юлларына бер зыян да килмәячәк икән. Тикшеренү әнә шуны да күрсәткән. Галимнәр моның сәбәбен төгәл генә үзләре дә аңлата алмаган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 22:11Балтач чәкчәге ясау ысулы Бездә чәкчәк ваклыгы, нечкәлеге белән аерылып тора.8501
-
27 гыйнвар 2021 - 21:21Кер сабынының барлык файдасын да беләсезме? Белмәгән булсагыз, шаккатарсыз.12702
-
27 гыйнвар 2021 - 20:40Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше үлгән Бүгенгә республикада ковидтан 252 үлем очрагы теркәлгән.12901
-
26 гыйнвар 2021 - 13:24Ана теленә хөрмәт бакчадан башлана
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26800
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар67500
-
26 гыйнвар 2021 - 18:46Салкында өшегән балаларның хәлләре турында билгеле булды Алексеевск районы Кыркүл авылында 4 яшьлек кыз һәм бер яшьлек малайның салкында калып өшүе, соңрак аларның республика балалар клиникасына җибәрелүләре турында хәбәр иткән идек.78402
-
26 гыйнвар 2021 - 17:21Айрат Хөсәеновтан каз каклау серләре Балтач районының Бөрбаш Сәрдегәне авылында яшәүче Айрат Хөсәеновның Инстаграм битендәге каклаган казлары күпләрне кызыктыргандыр67402
-
27 гыйнвар 2021 - 08:11Ябыгуның иң гади кагыйдәләре билгеле Русия табиб-диетологы Елена Соломатина диеталарсыз һәм тренировкаларсыз ябыгуның “йомшак” режимы хакында сөйләде.63801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика