Хезмәт

«Сберкнижка»ныӊ көне бетә

Совет заманыныӊ мирасы булып калган «сберкнижка»ларныӊ яшәвен туктатырга уйлыйлар. Бу турыда инде Дәүләт Думасына канун проекты әзерләнгән.

Канун авторларыныӊ фикеренчә, бүгенге көндә электрон акча карталары гамәлгә кереп эшли башлагач, бу китапчыкныӊ кирәге шуныӊ кадәр генә, имеш. Шулай ук счетлардан акча алуныӊ чик күләме билгеләнмәгәч, начар максатларга тотарга да мөмкин, ди икән алар. Кемгә ничектер, әмма үзеӊеӊ счетыӊдагы акчаны кәгазъгә язып биргәч, моныӊ дөрестән дә синеке икәненә инанасыӊ. Анннан соӊ бит соӊгы вакытларда электрон карталардан акчаны «шудыручы» осталар күбәеп киткәч, «сберкнижка» нигәдер ышанычлак тоела иде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: