Хезмәт

Үсентеләрне тукландыру буенча бакчачыларга КИҢӘШЛӘР

Иң шәп үсентенең үзебез үстергән үсенте икәнен беләбез. Тик кайвакыт тәрәзә төпләрендәге яшеллек “баш калкытып” кына килгән яки инде шаулап үсеп утырган бер мәлдә әллә нишли: сула, саргая… Мондый чакларда хәтта шактый ук тәҗрибәле бакчачылар да югалып калырга мөмкин. Үсентеләрдә нинди проблемалар булырга мөмкин? Шуларны карап алыйк әле.

Тигезле-тигезсез шытымнар

Бер савытта орлыкларның бер өлеше 3-4 көндә үк тишелеп чыга, икенчеләре – бер атнадан соң, өченчеләре ярты айлап вакыт узгач кына күренә башлый. Нишләп болай соң бу, барысын да берьюлы чәчтем ләбаса, дип аптырашта калучыларны шактый еш очратырга туры килә. Мондый хәлнең сәбәпләреннән берсе – орлыкларның начар сыйфатлы булуы. Ә иң төп сәбәбе орлыкларның төрле тирәнлеккә чәчелүенә бәйле: кайберләре юка гына туфрак катламы астында калса, кайсыберләре төпкә үк төшеп утырырга мөмкин. Гадәттә кибеттән сатып алынган туфракка чәчкәндә шулай була: чөнки ул җепселле, төерчекле. Орлыкларның берише шулар арасына эләгеп, озак кына “тавыш-тынсыз” ята…

Нәрсә эшләргә? Орлыкларны чәчкәнче, туфрактагы төерчекләрне, җепселләрне кул белән уып, әйбәтләп тигезләргә. Аннан килеп, бер чамарак тирәнлеккә утыртырга!

Орлык кабыгыннан чыга алмыйлар

Туфрактан шытып чыккан үсенте очында орлык тышчасы кала. Үсенте үсә, ә орлык тышчасы һаман коелып төшми. Гадәттә зәгыйфьрәк үсентеләр шулай “кылана”.

Нәрсә эшләргә? Яфраклары орлык тышчасына ябышкан үсентеләрне йолкып ташлаудан да яхшысы юк. Ә инде сирәк очрый торган кыйммәтле сортлы орлыкларны йолкырга кызгансагыз, орлык тышчасына сиптерткечтән су сиптереп, ярты сәгатьләп чамасы көтегез. Шул рәвешле җебеткәч, тышчаны энә очы белән генә салдырып алыгыз.

Үсентеләр чирләсә

Караяк чире (черная ножка) үсентеләрне бик еш “аяктан егучан”: мондый очракта, төбе каралып, сабагы нечкәргәннән-нечкәрә һәм үсенте шиңеп төшә. Бу чир туфракның суык булуыннан (үсентеле савытны салкын тәрәзә төбенә куйганда), шулай ук суны кирәгеннән артык сибүдән, үсентеләрнең бик куе булуыннан килеп чыга.

Нәрсә эшләргә? Сабак төбеннән карала башлаган үсентеләрне туфрагы-ние белән алып ташларга. Шуннан, туфракны тигезләп, өстенә юка гына ком катламы җәяргә: ком бик тиз кибеп, су сипкәннән соң сабак төпләрендә су җыелуга юл куймый. Аннан инде үсентеләргә марганцовка эремәсе яки “Фундазол” ише препарат сибәргә.

… бөтенләй үсмәсә

Үсентеләр төрле этапларда үсүдән туктарга мөмкин.

Тишелгәч. Туфрактан күренүгә үк, үсмичә, “катып” калгандай булуы туфракка җылылык җитмәүне аңлата (гадәттә үсентеләр суык тәрәзә төбендә үсеп утырганда шулай була).

Нәрсә эшләргә? Тәрәзә төбендәге үсентеле савытлар төбенә берничә катлап тастымал җәяргә яки аларны җылырак – кояш төшеп торганрак урынга урнаштырырга.

Реклама

Күчереп утырткач. Яңа чүлмәкләргә утырткач, үсентеләрнең озын тамырлары бөгелеп калырга яки чуалырга мөмкин. Мондый очракта да үсемлек үсүдән туктый.

Нәрсә эшләргә? Үсентеләрне яңадан, тамырларына зыян китермәскә тырышып, күчереп утыртыгыз. Ә иң яхшысы – күчереп утыртудан качу өчен, орлыкларны (бигрәк тә борыч һәм баклажанны) шундук аерым савытларга чәчәргә тырышыгыз.

Сабаклары нечкәрсә

Ике сәбәптән: яктылык җитмәүдән яки артык эсседән шулай була. Помидор үсентеләренә гадәттә табигый яктылык та җитә, ә менә борыч, баклажаннарга, бигрәк тә төньяк һәм көнбатышка карап торган тәрәзә төпләрендә утыручыларына – җитми.

Нәрсә эшләргә? Үсентеле савытны якты, салкынчарак урынга күчереп куегыз һәм, мөмкинлек булса, тәүлегенә 12 сәгать дәвамында фитолампа яктысында тотыгыз. Фитолампа белән үсенте арасындагы ераклык 25 – 40 см булырга, яктылык өстән аска төшеп торырга тиеш.

Тукландыру

Беренче чын яфраклары күренүгә, үсентеләрне тукландыра башларга кирәк. Табигый матдәләр белән тукландыруга өстенлек бирүчеләр аларны, әйтик, суган кабыгы төнәтмәсе, йомырка пешергән су яки арыш икмәгеннән эшләнгән өй куасы белән тукландыра ала.

Суган кабыгы төнәтмәсен болай ясыйлар: төеп тутырылган бер стакан кабыкка 3 литр кайнар су салып, әледән-әле болгата-болгата, ике тәүлек дәвамында җылы урында тоталар.

Куас рецепты: 3 литр суга ярты кирпеч чамасы каткан арыш икмәген салып, 1 чәй кашыгы шикәр комы өстәргә һәм берничә көн җылы урында тотарга. Үсентеләргә сипкәндә, 1:1 нисбәтендә су кушарга.

Бакчага күчереп утыртканчы, үсентеләрне куас белән – ике тапкыр, суган кабыгы төнәтмәсе белән – 3-4 тапкыр, суынган йомырка суы белән һәр атна саен тукландыру әйбәт.

Фитолампа урынына – фольга

Соктан калган тартмадан (эчке ягы фольга белән эшләнгән) тасмалар кисеп, шуларны үсемлекле савытларның кырыена ябыштырырга була. Пешерү өчен кулланыла торган фольгадан, шоколадның ялтыравыклы кәгазеннән дә шул рәвешле файдаланырга мөмкин. Болай эшләгәндә, үсентеләргә яктылык күбрәк төшәчәк.


Тулырак: https://vatantat.ru/2020/03/үsentegә-ni-..

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: