Хезмәт

Сердәш

Сагынгансың икән «Сердәш»не, хөрмәтле укучым! Кабаттан дөнья күрә башлагач, хатлар белән дә, телефон аша да кайтавазларыңны җиткерә башладың.

Яз, укучым, сөйлә серләреңне, кемлегеңне күрсәтүең мөһим түгел, бары тик синең уйларың, фикерләрең, кичергән шатлыгың вә сагышлы минутларың, катлаулы язмышың башкаларга үрнәк булсын, синең хатаңны бүтән беркем дә кабатламасын. «Сердәш»нең максаты да шул - авырлык килгәндә ярдәм итү, әйтеп булмастай серләрне дә яшертен кабул итеп, җан әрнүен дәвалау. Сезнең «Сердәш»кә сусаганыгызны исәпкә алып, киләсе темаларны да алдан тәкъдим итәргә булдык. Менә алар: «Яшьләй сөйгән ярлар», «Тәүге никах, тәүге хатын, тәүге ир...» , «Хыянәт», «Ике-өч хатынлылык». Боларның берсе дә районны читләтеп үтмәгән. Сездән әлеге темаларга хатлар көтәбез. Газетаның адресы, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91. Конверт тышына «Сердәш»кә дип язарга онытмагыз. Электрон адресы: BaltasiRed2005@yandex.ru Сездән зарыгып хатлар көтәм.
«Сердәш»чең



«Таптыралар «авылдашны»
Узган «Сердәш»тә интернетта «Авылдашыңны тап» дигән язма бар диелгән иде. Мин дә эзләп таптым шуны. Чыннан да, вәт таптыралар анда авылдашыңны. Ниләр генә язмыйлар икән анда. Күпчелеге ирен яки хатынын бүлешә, яклаган була. Компьютердан авыл гайбәтен укыйм да, шул кешеләрне күзәтәм... Берни булмагандай берсе белән берсе сөйләшеп йөри, ирләре дә, хатыннары да бергә, кунак-кунак та уйнашалар, хәтта. Ә компьютерга ниләр генә язмыйлар... «Фәлән, минем хатынга кызыгуыңны туктат!», «Оятсыз, кешедән дә оялмыйсыз, көпә-көндез очрашасыз». Исемнәрен тутырып язалар бит әле. Шаккатырсың... нинди дөньяларда яшибез.
Ник болар үзләре турында язганны укымыйлар, белмиләр микән әллә, дим. Алай дисәң, берсенең кайнанасы бер көнне генә әйтеп алды: «Төнлә дә юньле-башлы йокламыйлар. Компьютер каршында утыралар, нишлиләрдер... » дип. Әллә үзләре турында үзләре әкият чыгарып утыра инде шунда. Белмәссең. Шунысы гаҗәп, анда сүз гел алар турында гына бара. Бер җирлектә яшәгән гаиләләр булгач, бигрәк тә сәер. Гел шуларны күзәтәсең, алар һәрчак үзәктә. Бәлки үзләренә реклама ясаулары шул рәвешчәдер.
«Авылдаш»лары.

бәхәсләшеп алыйк

«Хыянәт»кә ничек карыйсың?
Алсу, 35 яшь: «Хыянәт итеп караган юк, хурлыклардан Ходай сакласын. Балалар үстерәбез, хәзер алар өчен яшисе бит инде».
Рөстәм, 43 яшь: «Хыянәтнең ни икәнлеген яхшы беләм. Хатын ташлады, башка берәү белән китеп барды. Баланы да алды. Ир-атны бауларга менгерә торган әйбер ул. Ярый әле туганнарым саклап калды. Хыянәтне бик начар әйбер дип саныйм. Хатын-кызны бизәми. Бозыклык ул.»
Гайшә, 53 яшь: «Кеше тормышында бер генә тапкыр булса да хыянәт булмыйча калмый. Мин дә берара шуларга ияреп алдым. Әле ярый кеше белмәде. Акылыма килеп, көчкә аерылдык. Кирәкле гамәл түгел ул. Гаиләңне дә боза, кеше арасында абруй да төшә, балаларга да оят. Гаилә белән тигез, матур торуга җитми инде.»
Мария, 47 яшь: «Хатын-кыз дәшсә, ир-ат бара да бара инде ул. Гаиләсендә тигез мәхәббәткә дә карамый. Ир-ат шулай җанвардай яратылган инде ул. Шулай да ирләрне гаепләмим. Минем ирем дә мине ташлап Себер якларына ук китте. Үзем гаепле, кадерен белмәдем, аз акча эшлисең, синнән файда юк, дип орыштым. Хәзер икенче берәү белән торам. Аз акча эшләсә дә монысының кадерен беләм инде. Балаларга да әти кирәк бит.»

Реклама

Наил абзый, иманлы: «Муллаларга да ике-өч хатын фарыз, диләр. Тормыш-көнкүрешен кайгырта алсаң гына фарыз ул. Ә болай, имансыз бәндәләр, кыз баланың язмышларын гына бозып йөрүчеләр алар. Ул балалар да берәүләрнең газизләре бит, шуны аңламыйлар.»

Нишләргә инде хәзер?..


Шулкадәрле көттем мин сине, «Сердәш». Элек-электән үк аралаша килдем үзең белән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез, диләр. Минем хакта инде ул. Яшьләй әнисез калдым. Әтием башка хатынга өйләнде. Ерактан алып кайтты ул аны һәм шул хатын аны үз ягына алып та китте. Энемне үзләре белән алдылар, мине калдырдылар. Имеш, мин зур инде, әби белән бабайга картлык көннәрендә булышчы булырлык. Бабай да озак яшәмәде, җан тәслим кылды. Әби дә авырып урын өстенә менде. Әтинең кайтып караганы да булмады. Телефоннан гына сөйләштек. Техникумны тәмамладым, эшкә урнаштым. «Әти, сине бик тә күрәсем килә, дигәч», кенә әти килергә рөхсәт бирде, адресын әйтте. Барып күрсәм, котым очты. Әти минем бөтенләй йөри алмый икән бит, коляскада гына этенә. Янында энем. Инде зур үскән, чибәр егеткә әверелгән.
Бактың исә, әти юл һәлакәтенә эләгеп, инвалид калган. Берничә ел шулай яши икән инде. Үги әни куып чыгарган, хөкүмәт хәленә кереп, тузарак төшкән бер йорттан бүлмә биргән. Әле ярый энем бар янында. Әти, кайт, дидем, «кайтмыйм, мәрхүм әниеңнең әти-әнисенең күзләренә күренергә оялам, үлгәндә, «балаларны ташлама, башкалардан кыерсыттырма, каберемә юлны онытма», дигән иде бит ул миңа. «Шулкадәр мине яратты, ә мин... Нәрсә җитмәгәндер миңа... Сезне аердым, аңа хыянәт иттем... Ул да бит минем гаеп белән гүр иясе булды. Машинаның тормозы какшабрак торуын белә торып җиләккә алып бардым үзен... Имеш, урман юлы, машиналар очрамас... Кайталмыйм мин авылга, үгетләмә дә. Булмый. Үзең кил, әнине дә ал, ничек тә бергә-бергә яшәрбез». Әйе, әти белән энем яшәгән йортка хатын-кыз кулы кирәклеге күренеп тора. Энемә дә өйләнергә иртә әле. Армиягә барасы бар, укырга керәм дип хыяллана. Ә авылдагы әбине кемгә калдырырга? Әти бит аның бердәнбер малае, миннән башка кешесе дә юк. Әллә каян хатын табып, ияреп китте дә, ята инде менә хәзер... Әбине шуннан соң 6 ел тәрбияләп, соңгы юлга озаттым. Шул ук вакытта читтән торып укыдым да. Район үзәгендә шулай укулар оештырдылар. Түләп укысам укыдым, үҗәтлегем белән тәмамлап чыктым, дипломлы булдым. Шул еллар эчендә әти йөрәгемнән китмәде. Бүтән аны барып күралмадым, энем дә кайталмады. Әбине күмгәндә дә, бабайны күмгәндәге шикелле телеграмма гына җибәрде. Хәер, ул чакта авыл халкының гайрәте чиккән иде әтидән, хәзер инвалид икәнлеген белгәч, нәфрәтләнмәделәр. Әби үлгәч, кияүгә сорап килүчеләр күбәйде генә, тик берсенә дә ризалык бирмәдем, өйне саттым да, әти янына киттем. Мәрхүм әниемнең туганнары күпме үгетләде: «Нинди рәхәт күрдең әле, үзең өчен яшә. Атаңа кирәк булмадың бит... » Мин анда энемә дә кирәк әле, дидем. Анда баргач, торыр җир сатып алдым, әти белән энемне дә үз яныма алдырдым. Эшне генә үз белгечлегем буенча таба алмадым. Кибеткә сатучы булып урнаштым. Башта өстемнән чыгып, газап чиктем, тора-бара җаена төшендем. Әтигә дә беренче группа инвалидлык эшләтә алдым. Энем армиядә хезмәт итеп кайтты. Өйләнде дә, кире хезмәт иткән җиренә китте. Анда эш тәкъдим иткән булганнар үзенә. Мин көн-төн эшләдем, чаптым, әтине тәрбияләдем. Бер егет белән таныштым. Эше дә әйбәт, әти-әнисе дә баерак. Алдыртасылары килмәсә дә, аныкы булдым. Әтиемә социаль хезмәткәр билгеләделәр. Бер-бер артлы ике бала алып кайттым. Һәм... көннәрдән беркөнне ирем үзенең икенче хатынга өйләнергә теләвен белдерде. Сүзсез калдым. Иң беренче күңелгә килгән уй: «Ә балалар?.. » булды. Әйтергә тел әйләнмәде. «Мин иртәгә аерылырга гариза бирәм», диде дә чыгып китте. Шул төнне кайтмады. Күзгә йокы кермәде. Шулай да икенче көнне бөтен көчемне җыеп, кайнанага: «Мин нишләргә тиеш инде хәзер?», дип сорый алдым. «Барып торыр җирең бар, мескен түгелсең», диде. «Ә балалар?.. » «Карыйсың килмәсә, калдыр, үзебез карарбыз». Әби белән бабай диген инде син боларны. Җыендым да әти янына кайтып киттем. Әти бик куанды, картлык көнемдә бәхетем бар икән әле дип тә әйтеп ташлады. Мин бик авыр көннәр кичердем. Сөтем бетте, смеська акча җиткереп булмый. Әтиемнең үзенә кыйммәтле уколлар кирәк. Аерылыштым, дөресрәге аердылар. Судья берни дә сорамады, вәгазь сөйләмәде, ризалыкны сорады да, аерды. Авыз ачып бер сүз дә әйтмәдем, баш кына селкедем. Ачы, аяныч язмышыма буйсынган идем инде мин. Ирем миңа алиментчик булырга ярамый, эшемдә күтәрергә торалар, акчалата ярдәм итәрмен, диде. Ә аерылышырга ярады... Зур итеп туйлар иттеләр, мине никах белән генә алганнар иде, яңа хатынга өч көн туй ясадылар. Салютларын ишеткәндә түзалмыйча урамга чыгып үкси-үкси еладым. Балаларымны көч-хәл белән бакчага урнаштырдым. Әбисе белән бабасы берәр атнага үзләренә торырга алып китәргә теләсәләр дә, әти бирмәде, соңгы килүләрендә, тынычлыгымны бозалар, дип полиция чакыртты. Эзләре суынды. Бер ел узды. Йөрәктәге яралар әлләни төзәлмәде, җан әрнүем басыла төште. Мин дә эшкә чыктым. Беркөнне иремне (аерылышсак та ирем дип әйтәм инде) күрдем. Яхшы кием, яхшы машина. Чатта басып тора идем, узып китте дә туктады. Бармадым. Ярый әле автобус килеп җитте. Ул шунда туктап калды. Миңа туктамагандыр, телефоннан сөйләшәдер, дип, үз-үземне тынычландырдым. Мин кем инде аңа хәзер... Шул төнне мәрхүм әнием төшемә керде: «Кызым, син аның балаларының әнисе, ул балаларын сагынып юксына», диде. Шабыр тиргә батып уяндым, көчкә тынычландым. Шул көнне аның хатынының балага уза алмаганлыгын әйттеләр. Курка калдым. Минем сабыйларыма тимәсләрме? Тагын бер-ике ай узды. Иремне гел юлымда очрата башладым. Җитәкче дә иттеләр үзен. Кеше арасында аның турында сүз күп йөри башлады. Имеш, өендә сөйләшми дә икән, кайнана белән кайнатабыз мине бозып киткән дип чыгарган. Авыр иде миңа, ике бакча яшендәге бала, авыру әти... Өстәвенә, әтинең хәле көннән-көн начарлана барды. Бер-ике ел яшәде дә, безне калдырып китте. Үземнең 8 мең сум хезмәт хакы белән утырып калдым, тагын балаларныкы бераз җыела. Дөрес, әтиләре балаларга счет ачтырып, шунда акча күчереп барды, ләкин мин тияргә теләмәдем. Рәхмәт энемә, ул булыша башлады. Кияүгә чыгарга димләп карадылар, юк, дип, кырт кистем, мин күргән газапларны балаларымның күрүен теләмим. Беркөнне иремне кибеттә күрдем. Гомердә дә аны кибеттә күргән юк иде. Нидер әйтергә теләде, булдыра алмады. Үзем дә эндәшмәдем. Минем сүз нәрсәгә инде аңа, дидем. Көтмәгәндә кече кызым авырып китте. Катлаулы операцияләр кичердек. Олы кызымны калдырыр кеше табалмый газиз булдым. Табибларның бөтенесе белән дә ирем сөйләште. Кайнана белән кайната олы баламны үзләренә алып торды. Сабый аякка басты. Иремнең әти-әнисе белән дә хәлләр белешәбез. Ирем дә балаларны еш искә ала хәзер.
Авырлыклар артта калып бара бугай дисәм, үземне паралич сукты, кызларымны да карый алмас дәрәҗәгә җиттем. Ирем ташламады. Кече кызым да әби-бабай-да тора башлады. Язмыш сынавына ризалаштым. Балаларым барлык, муллык белән үссен, дидем. Хәзер өйдә торам. Ирем көн дә килә, кызларым да: «Әни, үскәч синең янда гына торачакбыз», ди. Авырудан сихәтләндем, ирем шифаханәләргә йөртте, тәки аякка бастырды. Ирем шулкадәрле акыллы кешегә әверелде. Беркөнне «Мин нәрсәгә сиңа?», дигәч, «Оныталмыйм, яратамын икән мин сине, яши-яши аңладым», диде. Күз яшьләрен көчкә тыеп тордым, үзе киткәч, үкси-үкси еладым, теге, салют аттырган вакыттагы кебек... мәрхүм әниемнең төштә әйткәннәре хак булган икән. Көндәш балаларым өчен нишләргә дә белми, ди, аңа да ризалаштым. Ярата икән, яратсын, мин бит инде аларны кешечә тәрбияли алмыйм. Бәхетсезлегемә риза булып яши бирәм. Бер бәхетсез булма икән ул... Хәер, инде аптыраган, балаларны анда калдырыргамы, үземә алыргамы? Миннән бизмәсләрме? Үземә алып кем карар? Ирем шул балалар хакына гына ачык чырай күрсәтмиме икән?!
ӘМИНӘ

Сәхифәне 3. ШАКИРОВА әзерләде.


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: