Сере бик гади: бердәмлек һәм теләк кирәк (видео-, фоторепортаж)
Сайтыбызда әледән-әле үткәрелгән конкурсларда без һәрчак укучыларыбызның активлыгына өметләнәбез. Бәхетебезгә еш кына өметләребез аклана да.
Кайчакта катнашучылар аз була да, конкурсның “тәме” үзгәрә, әмма без вәгъдәбезгә тугры калырга, аңа йомгак ясап, җиңүчеләрне билгеләргә, бүләкләр тапшырырга тырышабыз. Ә кайчакта бу активлык сокланырлык дәрәҗәгә җитә һәм тавыш бирүләр чорында хәтта кайберәүләрдә андагы саннарның гаделлегенә шик уяна башлый.
Күптән түгел үткәрелгән “Яшәсен әби-бабай!” конкурсы белән дә шулай булды. Башта берничә генә фото килсә, бераздан аларның саны ике дистәдән артты. Тавыш бирүләр башланганчы ук: “Шакировлар җиңәчәк!” – дип фараз бирүчеләр дә булды. Тик алар ялгышты.
Дөрес, беразга гына. Бик актив тавыш биреп, алар бу конкурста икенче урынны алды. Беренчелек исә Көшкәтбаштан Фәүзия апа һәм Габдрәүф абый Нәкыйповларда булды. Дөресен әйтик, редакция коллективында да әлеге ике фото өчен тавыш бирүләрне “накрутка” түгелме икән дип шикләнүчеләр булды. Әмма Нәкыйповлар сөйләгәнне ишеткәч, шик-шөбһәләр таралды. Җиңүләрнең сере активлыкта, бердәмлектә һәм теләктә икән, дип кайттык без алардан. Иң матур фотоларның берсен юллаган бу гаилә, чыннан да, бик зур, бик бердәм һәм бик соклангыч та булып чыкты.
Безне бу төп йортның җылысын саклап, өлкәннәрне олылап, туганнарны туплап яшәүче уллары Габделхәй һәм аның кызы Нәргизә каршы алды.
– Әй, без ул конкурс белән чын-чыннан азартка киттек, – дип көлеп сүз башлады Габделхәй. – Бөтен туганнар, дуслар, сыйныфташлар, группадашлар, кода-кодагыйлар, аларның дуслары... кыскасы, әллә кайлардан, әллә кемнәр тавыш бирде. Барысын да бу фотоны төшергән кызыбыз Назлыгөл оештырды. Бөтенләй таныш түгел кешеләргә дә ул безнең өчен тавыш бирегез әле дип СМСлар җибәргән. Гаҗәпкә, күбесе шулай эшләде дә. Без бит үзебез дә биш бала, әниләр ягы да бик күп һәм һәркайсы тармаклы. Бөтен район, республика, Рәсәй, Германия, Италиядә дә безнең өчен тавыш бирделәр, хәтта Хабаровскида хезмәт итүче солдатлар да (бер туганыбыз шунда хәрби) тавыш бирде. Ничә көннәр шушы ыгы-зыгы белән яшәдек. Бик күңелле булды, җиңгәч, сөенгәнебезне күрсәгез! Әллә кайлардан котлаулар алдык, әйтерсең, бик зур ярышта җиңгәнбез...
Габделхәй бу хәлләрне шулкаләр тәмләп, рәхәт итеп сөйли, күпме кешене берләштерә, сөендерә алганбыз дип үзебезгә дә рәхәт булып китте. Ә шушы сөенечләрнең “гаеплесе” – кызлары Назлыгөл фотога төшерү белән чын-чыннан шөгыльләнә икән, үзе укыган Арча педкөллиятендә (сүз уңаеннан, бу нәселнең әлеге уку йортын сайлаган унынчы кешесе Назлыгөл) махсус түгәрәккә йөри башлаган. Гомумән, укуда да өлгер, болай да бик актив диделәр (бу көннәрдә ГТО буенча алтын билге иясе булган). Әбисе белән бабайсын истәлеккә дип, үзенең чираттагы фантазиясен эшкә җигеп, төшергән бу фотосы Назлыгөлгә зур уңышларга юл башы булсын иде диясе килә.
Мөгаен, инде фотосурәтнең төп геройлары Фәүзия апа белән Габдрәүф абый белән якыннанрак таныштырырга вакыт җиткәндер. Фәүзия апа – газетабызның күптәнге дусты, яшьрәк чакта матур, фикерле язмалары белән бик актив булды. “80 яшемдә дә бер хат яздым әле сезгә, анысы да басылып чыкты”, – дип сөенә ул.
60 елдан артык бергә гомер кичереп, шатлыгын да, авырлыгын да иңне-иңгә терәп күтәргән җәмәгате Габдрәүф абый белән аңлашып, бик матур яшәгәннәр. Бүген дә барысына шөкер итеп, авыру-сызлануларны “вак-төяк”кә санап, үткәндәге матур истәлекләрне барлап, балалары, оныкларының кечкенә генә уңышларына да сөенеп, аларны сөендереп яшиләр.
– Фәүзия дүрт кайнана белән яшәп, дүртесен дә хөрмәтләп соңгы юлга озаткан кеше. Аларның хәер-догасы белән без шушы яшькә кадәр тигез, тату булып яши алганбыздыр, бүген кадер-хөрмәттә яшәвебез дә шуларның рәхмәте, хикмәте, – ди Габдрәүф абый.
Түбән Кенәдән бу авылга уку йорты мөдире (китапханәче) булып эшкә килгән кыз Көшкәтбашның иң чибәр, булдыклы егете Габдрәүфкә тормышка чыкканда бу йортта кайнанасыннан тыш иренең тормышка чыкмаган ике апасы була. Соңрак Пермьнән кайнанасының сеңлесен дә алып кайталар. Габдрәүф абый әнә шуларның барысын берләштереп, уены-чыны белән бергә “дүрт кайнана белән яшәде” дип сөйли икән. Фәүзиясенең барысына сабыр итүенә, хөрмәтләп, олылап яшәвенә рәхмәтле булуын яшерми. Дөрестән дә, мондый очраклар һәм мондый сабырлар бик сирәк шул тормышта. Әле бит төпчек кызлары Эльвира, кызганычка, тумыштан авыру, гомер буе әнисе “итәге”нә тагылып, бүгенгә кадәр хәтта телевизорны да аның белән генә карый... Ана йөрәгенең мәңге сулкылдый торган яшерен ярасы булса да, Фәүзия ападан ялгышып та зарлану сүзе ишетмәссең. Хәер, Габдрәүф абый да гомере буе теләктәш булган, уллары Габделхәй гаиләсе дә Эльвираның “көе”ннән генә торырга тырыша.
Килен кайнана туфрагыннан була, диләр. Бу йортка килен булып төшкән, бүген Габделхәе белән төп йортны балкытып яшәүче Лилиядән дә бик уңдык, дип сөйли әти кеше.
– Бездән болай да туган-тумача өзелми, Эльвирабыз бар, ул чакта Пермьнән кайткан әнинең сеңлесе исән иде, сез Габделхәйне өйләндерә алмассыз инде, төп йортта яшәргә килергә теләүче булмас дигәннәр иде, шөкер, бик матур яшибез, – ди ул.
63 ел элек армиядә хезмәт иткәндә Оренбург өлкәсенең Тоцки полигонында атом төш коралы кулланып үткәрелгән тактик күнегүләрдә катнашып, фәкать 2000 елда гына әлеге сынауда катнашуын исбатлый алган Габдрәүф абый үзе дә бик матур тормыш юлы үткән. Үз өлешенә дигән сынауларда сынмыйча, намуслы хезмәт белән яшәгән, Фәүзиясе белән илгә-көнгә хөрмәтле, үзләренә игелекле балалар үстергәннәр. Бүген куйган хезмәтләренең, игелекле гамәлләренең әҗерен күреп, бик күпләр сокланырлык бәхетле картлык кичерәләр. Дәвамлы булсын иде әле ул.
Вакыйф ЗӘКИЕВ,
Гөлсинә ГАРИПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев