Сез нинди күрше?
Сез нинди күрше?
Фәридә Сафиуллина (хуҗабикә):
- Әлеге сорауга җавап бирүе авыр һәм катлаулы. Сиңа яхшы мөнәсәбәттә булсыннар өчен, иң беренче чиратта үзеңнең яхшы булуың кирәк. Хәдисләрдә күрше хакы турында бик күп язылган. Шуңа да без аларга хилафлык китерми, күршеләр белән матур мөгамәләдә яшәргә тырышабыз. Җәен бакчабызда җиләк-җимеш, яшелчә өлгергәч тә иң элек күршеләребез белән бүлешәбез.
Тәбрис Газыймҗанов (укытучы):
- Минемчә, бу сорауга күршеләрем тулырак җавап бирә алыр иде. Мин үзем күршеләремә кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Сүз матди ярдәм турында гына бармый. Кайвакыт рухи ярдәм күпкә кыйммәтрәк була. Авыл җирендә яшәгәнлектән, җәен печән өсте, көзен бәрәңге алу эшләре дигәндәй, һәрберсенә ярдәмгә ашыгам. Чөнки күршеләр һәрвакыт терәк, һәрвакыт кирәк.
Илсөяр Ибраһимова (тәрбияче):
- Без 10 гына йорттан торган искиткеч матур урамда үзара дус, тату булып гомер итәбез һәм әйтергә кирәк, һәммәбез дә бик яхшы күршеләр. Үзебезне чын күршеләр дип саныйбыз. Чөнки гозер белән кергән бер генә кешене дә кире борганыбыз юк. Күршеләребезгә ярдәм итә алуыбызга шөкерана кылып, үзебезнең генә түгел, аларның да уңышларына сөенеп яшәвебезне зур бәхет дип саныйбыз.
Люция ханым (күпкатлы йортта яшәүче):
- Күпкатлы йортта яшәүчеләр арасында чыгучы низаг-ызгышларның төп сәбәбе бер-берсен хөрмәт итмәү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Минем өчен кешене хөрмәт итү, аларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу иң мөһиме. Мин күршеләрем белән тату, дус яшим, башкаларга да шуны киңәш итәм.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”1400
-
28 февраль 2021 - 17:11«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото) "Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”10201
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.9700
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18200
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.17000
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.59400
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".46902
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика