Хезмәт

Шалкан әкияте

Кулыма укучыларыбыздан килгән зарланулы хатны алгач, уйга калдым: бу очракта без ничек ярдәм итә алабыз?

Чишмәбез пычрак, яр кырларында чүп күп һәм башка шундый эчтәлектәге хатлар еш килә. Ярар, язсыннар да ди, әмма авыл белән хат язганчы, җыелышып шуны җыештырсалар файдалырак булмыймы икән?!
Бу мәсьәләдә шунысы абсурд: гадәттә, хатларда «авыл Советына проблеманы җиткерегез, нәрсә дә булса эшләсеннәр» ише сүзләр очрый. Соң, авыл Советы яңадан халыкка мөрәҗәгать итәчәк бит! Шалкан әкиятендәге сыман: «Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар-тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән». Балалар өчен язылган әкияттә менә шундый зурларча фикер.
Җәйге практикамны ел саен «Хезмәт»тә узам. Узган ел ук: «Чепья авылында чишмә ташландык хәлдә, зинһар ярдәм итегез!» - дигән хат килгәне истә. Быел да ул чишмә өчен борчылучы ханымнан хат килеп төште. Чепьялылар яраткан чишмәләре өчен нык кайгыра: әле авыллары белән җыелып хат салалар, әле аерым кеше исеменнән моң-зар тулы мөрәҗәгать юллыйлар. Бер ел вакыт узган бит! 365 көн! Көн саен бер бүрәнәсен генә яңарткан булсалар да, бүген башка рухтагы хатлар укыр идек, мөгаен.
Күптән түгел генә Арбор авылында булырга туры килде. Андагы чисталык, төзеклек таң калдырды. Яңа балалар мәйданчыгы да күзгә ташланып тора. Җирле үзидарә җитәкчесе Азат Нотфуллин: «Бездә халык берсеннән-берсе көнләшеп, Арборыбыз өчен берәр яхшылык эшли», - дип куйды.
Узган ел Биктәш авылында үз егетләре Геннадий Васильев һәм халык тырышлыгы белән чиркәү төзелде. Гади бер чишмә генә түгел бит, чиркәү!
Берничә ел элек Салавыч авылында Нәсыйховлар авыл эчендә искитмәле чишмә булдырдылар.
Кариленең көтүлегендә поликарбонат түбәле кечкенә генә чишмә барлыкка килде. Болында бит, авылда да түгел.
Саный китсәң, мисаллар күп. Эшләнгән эшләр турында сөйләве дә әнә ничек күңелле. Ләкин кайчандыр район үзәге булып торган зур Чепья авылында бер чишмәне тәртипкә китерерлек кеше табылмавы уйланмас җирдән уйландыра.
Хатта: «Чишмәгә без әти-әниләр, әби-бабайларыбыз белән суга яисә кер чайкарга килә идек. Ул, чыннан да, авылыбызның төрле яшьтәге кешеләрен җәлеп итеп тора торган урыны иде», - диелгән сүзләр бар.
Ни өчен халык яраткан урынын шулай кимсетә? Шулай ук: «Һәр авылдашым өй тирәсе матур булсын дип тели, шуңа капка төпләрендәге чәчәкләрнең төсләреннән күзләр камаша», - кебек сүзләр йөрәгемә тиде. Бәлки Җир-Ананың йөрәгеннән ургып чыгучы чишмәләргә игътибар булсын өчен, капка төбендә түгел, күңелдә дә гөлләр булуы мөһимдер?
Яза китсәң, озынга китә. Ирексездән, җыр сүзләре искә төшә: «Кил син иртән чишмә буйларына, бергә тыңлыйк аның агышын».
Хөрмәтле Чепья авылы халкы һәм читтә торып та, чишмә өчен борчылучылар! Табыгыз буш вакыт һәм барыгыз шул чишмәгез янына! Ул бит сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Үзегезгә кирәк булмаса, башка җирдән килеп, берәү дә аны төзәтмәячәк. Чистаргач, ул бит сезгә һәр тамчысы аша рәхмәт җиткерәчәк!
Фото: http://rodnik35.ru/index.php?id=rodniki
Фото:

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: