Хезмәт

Шартлап янгач соӊ була

Район советында узган Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенеӊ чираттагы утырышында, Магнитогорск шәһәрендә күпкатлы торак йортта шартлау булганнан соӊ, районда мондый авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган очракларны булдырмау юнәлешендә җитди сөйләшү булды.

Район зур булмаса да, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган юнәлешләр күп. Шундый өлкәләрнеӊ берсе – оешмаларда һәм хуҗалыкларда табигый газ куллану. Хәзерге көндә «Балтач газы» идарәсе  күзәтчелек итә торган 10778 газ куллана торган объект бар, шуныӊ 9749 газ яга торган шәхси хужалыклар, дип башлады үзенеӊ сүзен бу оешма җитәкчесе Наил Сафин.

Барлык өйләрдә ягулык сезоны башланыр алдыннан һәм барышында газ приборларына техник карау үткәрелә. Бу график нигезендә  алып барыла. Әгәр дә ниндидер газ чыгу фактлары була икән, тәүлек буе кизү торучы дежур группа бар, алар хәбәр алынуга урыннарга чыгалар. Янгын очраклары булганда, кичекмәстән, газ килүне туктату каралган һәм бу шулай эшләнә дә. Газ бүленгеч пунктларны һәм газүткәргечләрне тиешле вакытында газ чыгу-чыкмауга тикшерү алып барабыз, диде ул. Наил Сафин тарафыннан күтәрелгән мөһим мәсьәләгә комиссия вәкилләре дә аерым игътибар итте.

Бүгенге көндә күп кенә шәхси өйләрдә, шулай ук күпфатирлы йортларда чит илдә эшләнгән газ җылыту приборлары (котеллары) куелган. Аларга даими техник карау үткәрелми, ник дигәндә, ул бик кыйммәт тора. Дөрес, алар эшләми башласа, чакыру белән техник карау үткәрүче шәхси эшмәкәрләр килеп, җайга салып китәләр, әмма бу очрактан тыш, алар игътибардан читтә кала. Шәхси хуҗалыкларда чит илдә эшләнгән, газга көйләнгән җылыту мичләренә елга бер тапкыр булса да, техник карау үткәрү зарури.

Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина искәрмә биреп киткәнчә, шушындый җылыту приборлары куелган хуҗалыкларда йөргәндә, техник күзәтчелек үткәрелүе турында соралганда, һәрвакыт тискәре  җавап алына: чакырсаӊ киләләр, кулда килешү кәгазьләре юк. Моӊа нык игътибар бирү сорала һәм ул чишелеш табарга тиеш, диде прокурор ярдәмчесе.

Күпфатирлы йортларга куелган газ мичләренеӊ төтен чыгу торбалары даими күзәтчелек итүне сорый, бу очракта идарә итү компаниясе җитәкчелеге дә фатирларда яшәүчеләр белән ныклы аӊлату эшләре алып барырга тиеш. Әлеге эш эшләнмәгәндә, нәтиҗәсе аяныч булырга мөмкин.

Бу Балтач районы буенча янгын очракларыныӊ кискен артуында күренә. Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгынга каршы инспекция җитәкчесе Нурфат Яппаров җиткергәнчә, 2017 елда 18 янгын очрагы күзәтелгән булса, 2018 елда инде район буенча 28 очрак теркәлгән. Иӊ аянычы шул, янгында кешеләр һәлак була.

2019 елга чыккач, республикада беренче кеше һәлак булган янгын очрагы Балтач районында теркәлде, диде ул. Янгыннан килгән зыянны киметү, аны булдырмау юнәлешендә өйләрдә хәбәр бирү җайланмаларын урнаштыру нәтиҗәләре уӊай. 500-600 сум торган бу җайланмаларны һәр өйдә урнаштырсаӊ да яхшы булыр иде, диде ул. Моны лицензиясе булган оешма хезмәткәрләре урнаштырса, кулайрак була. Бүгенге көндә кайбер «осталар» өйдән-өйгә йөреп, бу хезмәт өчен 2-3 меӊ сум акча каералар икән.

Районда янгыннар күп очракта электрүткәргечләрнеӊ төзек булмавыннан килеп чыга. 2017 елда бу сәбәп белән 18 янгын очрагыныӊ 9ы килеп чыкса, шундый сәбәп белән узган елда инде 12 янгын очрагы теркәлгән. Бу юнәлештә әле ныклы күзәтчелек оештыру мөмкин түгел. Төп сәбәп – шәхси өйләрдә, хуҗалык корылмаларында электрүткәргечләр тикшерелми, моны хуҗа кеше эшләргә тиеш булса да, һаман да шул акча җитмәүгә сылтап калдырабыз. Беренче карашка, электрүткәргечләренеӊ каршылык күрсәтүен үлчәп чыгу зур чыгым кебек тоела. Мисал өчен, 100 квадрат метрлы йорт һәм мунча, терлек абзарлары булган хуҗалыкта бу эш якынча 5 меӊ сумга төшәргә мөмкин. Дистә меӊнәр һавага төтен булып очып, йортсыз калгач кына, уйлана башлыйбыз, әмма инде соӊ була. 18 авыл җирлегенеӊ 8ендә янгын очраклары алдагы ел белән чагыштырганда арткан. Бу очракта авыл җирлекләре, сайланган депутатлар үз сайлаучыларына бу мәсьәләнеӊ гаять әһәмиятле икәнен җиткерсеннәр иде.

Утырышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районда куркынычсызлыкны тәэмин итү, янгыннан саклану мәсьәләләре һәр  җитәкче, җирлек башлыгы тарафыннан ныклы контрольгә алынырга тиешле булуына басым ясап әйтте. Бу өлкәдә вак мәсьәлә була алмый, без чишелеш юлларын табарга бурычлы, диде ул.

«Эльви-Плюс» оешмасы җитәкчесе Сергей Плотников: «Бүгенге көндә безнеӊ оешма шәхси хуҗалыкларда электрүткәргечләренеӊ каршылык күрсәтүен тикшерә, моныӊ өчен барлык техник мөмкинлекләр бар. Тикшерү акты хуҗаларга тапшырыла, ә инде кимчелекләрне төзәтү алар өстендә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, районда шәхси хуҗалыкларныӊ 70 процентында электрүткәргечләр таләпләргә җавап бирми, бу бик хәвефле һәм борчый торган мәсьәлә. Оешмабызныӊ телефоны – 2-60-63».

Фото: автор

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: утырыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: