Хезмәт

«Шатланып хезмәт итәм»

Балтач бистәсендә яшәүче Гөлназ апа Бәдретдинова улы Азатны армия сафларына узган елның ноябрендә озата.

Өйнең буеннан-буена өстәл сузып, мул итеп табын әзерлиләр. Мәҗлескә җыелган яшьләр килеп-китә тора, урыннарына яңалары килә. Шулай итеп, иртәнге дүрткә кадәр мәҗлес дәвам итә. Нәкъ әкияттәгечә, ике кисмәк шашлык бетә, ә менә табынга ризык өстәлеп кенә тора. «Яшьләрне хурлаган булалар, - ди Гөлназ ханым.-Ялт иткән егетләр-кызлар. Гитарада уйныйлар, матур иттереп мәгънәле җырлар башкаралар, акыллы сүзләрдән торган теләкләр әйтәләр». Дуслары күп Азатның. Мәктәптә укыганда да, Арча көллиятендә белем алганда да бик күп дуслар таба ул үзенә. Тагын күрше-тирәсе, яшьтәшләре күпме!.. Озатырга да бик күп кеше килә. Башкаланың тимер юл вокзалындагы кичерешләрне ана йөрәге әле дә онытмый.
.. .Егетләргә солдат киемнәре киерткәннәр. Гөлназ ханым һич кенә дә үз улын танымый, табалмый. Анда чабалар, монда чабалар,... ана йөрәген борчу биләп ала. «Ярты сәгать кенә вакыт бирелде бит, кочаклый алмый калам бугай улымны...». Шунда, инде үзе дә якыннарын табалмый гаҗиз булып йөргән Азатның тавышы яңгырый «Әни!!! Мин монда!..» Әле кичә генә аерылышкан ана белән бала йөрәге янә кушыла. Монда инде бер каләм иясенең сүзләре искә төшә: «Ана белән бала йөрәге мәңге аерылгысыз». Кочаклашулар, янә елашулар... Гөлназ апа солдат улын танымый тора- өс-башлар башка, чәчләр кыркылган... Солдат тормышының тәүге элементлары, тәүге моментлары...
Азат мәктәптә укыган елларында ук Суворов училищесына китәргә хыяллана. Хәрби кеше буласы килә егетнең. Тик аны, сәламәтлек ягыннан таләпләргә туры килеп бетми, дип алмыйлар, ә менә армиягә барырга яраклы булып чыга. Арча көллиятенең инглиз теле бүлеген тәмамлауга ук хәрби комиссариат юлын таптый башлый. Иң яраткан фильмнары да армия тормышына багышланган. Мондый патриотны ничек инде армиягә алмыйсың!
Азатны Мәскәү өлкәсенең Ашукино бистәсендә урнашкан МВД гаскәрләренә билгелиләр. 7 ноябрьдә китә, 8е барып җитә, 15е ант та кабул итәләр. «Ант кабул итүләре шулкадәрле тиз арада булды, җыенып та бара алмый калдык», ди Гөлназ ханым. Азатның бригадасын күп очракта төрле сәяси митингларга, халык күп җыелган урыннарга тәртип сакларга йөртәләр. Сәясәтчеләрне үз күзләрегез белән күрәсездер инде, дигәнгә солдат: «Юк, без аларга артыбыз белән басып торабыз, безнең бөтен игътибар халыкта бит!», дип җавап бирә.
Гөлназ ханым Азаттан килгән СМСкаларны укыта, хәзер хатлар алышу юк, телефон аша гына хәбәрләшәбез, дип елмая үзе. Хәбәрләрендә сагыну, юксыну хисләре, солдат хезмәтенең кинофильмнарда күрсәтелгәнчә романтика түгел икәнлеген тануы, ана кадеренә төшенә баруы чагылыш таба. Менә беренче хәбәре: «Әнием, минем белән барысы да әйбәт. Мин сезне бик яратам», «Тыныч йокы, әнием, мин сине бик яратам». «Әниләр көне белән сине, әнием! Әниләр бәхете телим үзеңә. Үзеңне сакла! Абый белән минем өчен борчылма», «Укырга мөмкинлек бирелгәндә, шатланып укыгыз. Тыныч, имин тормышта шатланып яшәгез, дия идең, әнием! Менә мин дә шатланып хезмәт итәм». Монысы Яңа елга язган шигыре: «Әкрен генә йомшак карлар ява, Күңелләргә сафлык-моң салып, Яңа елда саулык-бәхет килсен, Кышкы бураннарга уралып. Күңелләрдә шатлык ташып торсын, Сагышларга урын калмасын. Алда туар көннәр якты булсын...». Шигырьнең соңгы юлы килмичә кала. Анысын, Азат, үзе кайткач әйтер инде. Иң мөһиме, Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәп, исән-сау кайтырга язсын аңа.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: