Хезмәт

Шаулый урманнар

Горур, төз чыршы полосаларына сыенып, яшеллеккә күмелеп утырган Куныр авылында гаҗәеп ачык күңелле, табигать җанлы кешеләр яши. Мин, әнә шундый кунырлыларның берсе - хаҗи, 37 ел туган авылы хуҗалыгында җитәкчелек иткән һәм иң мөһиме, уңайсыз җирләрдә йөзәрләгән гектарда урманнар утырткан Хәмит ага Гәрәевның хезмәте хакында язарга телим. Җир сулышын тоеп,...

Реклама

Горур, төз чыршы полосаларына сыенып, яшеллеккә күмелеп утырган Куныр авылында гаҗәеп ачык күңелле, табигать җанлы кешеләр яши.
Мин, әнә шундый кунырлыларның берсе - хаҗи, 37 ел туган авылы хуҗалыгында җитәкчелек иткән һәм иң мөһиме, уңайсыз җирләрдә йөзәрләгән гектарда урманнар утырткан Хәмит ага Гәрәевның хезмәте хакында язарга телим. Җир сулышын тоеп, туган төбәгенең яшеллеге, сафлыгы өчен җан атып яшәүче Хәмит ага кебекләр күбрәк булса, авылларыбыз, урман, су буйларыбыз гөлбакчага күмелер иде. Коры тау битләре итәгендә урнашкан Куныр авылын яшелләндерү, көтүлек җирләренә агач утыртырга ризалык бирергә теләмәгән авылдашлары белән уртак тел табып, 1963нче елда агач утырту эшенә керешү җиңел генә бирелми аңа. «Кама» хуҗалыгы кырыннан Киров өлкәсе чигенә кадәр сузылган 500 гектардагы урманнар Хәмит Гәрәевның үҗәтлек белән башкарган тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Яшь Хәмиттә туган авылын яшеллеккә күмү теләге көчле булгандыр, бүген инде үзе ил агасы булса да, агач утырту эшенә керешеп киткән елларын бик ачык хәтерли ул.
- Безнең як халкы агач эшенә бик оста, шуңадырмы, кайчандыр урман булган җирләр киселеп, йортлар төзергә китеп барган. Бәләкәйрәк чакта егетләрнең җомга намазыннан соң кочак җитмәс наратларны кисеп кайттык, - дип сөйләүләрен йөрәгем әрнеп тыңлый идем. Үсә төшкәч, гел күңелем белән таза, нык Куныр авылын яшел чыршылар итәгендә күрә идем. Шуңа да туган хуҗалыгымда агроном булып эшли башлагач, мәңге яшел чыршы агачлары утыртып, авылыбызны яшелләндерү теләге барлыгын белдердем. Билгеле, агач утырттым да, урман булды дигән сүз түгел. Баштагы 5 елда урманны көтүдән саклау бик кыен булды. Шода авылыннан урманчы Мансур Гыйләҗетдиновның ярдәме күп тиде. Мансур авыш җирләрне, елга башларын ат белән сукалап, агач утыртырга җир дә хәзерләде, урманны да саклады. Агачлар күзгә күренеп, үсеп киткәч, авылдашларыбыз да урманны үстерүгә, саклауга зур көч куйдылар, - дип сөйли Хәмит ага.
Бүген инде уннарча километрга сузылган чыршы полосалары авылга ямь биреп кенә калмый, район халкына җиләген, гөмбәсен, печәнен, шифалы үләнен дә, рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү мөмкинлеген дә бирә.
Урман үстерүдәге эшчәнлеген бәяләп, 1985нче елда РСФСРның «Урман байлыкларын саклауда һәм үстерүдәге хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Хәмит Гәрәевич хәзер лаеклы ялда. Ул һәр иртәсен авылның горур бизәге булган яшел чыршыларга карап хозурланудан, авылдашларының рәхмәтен һәм мәхәббәтен тойган саф күңеле белән башлап җибәрә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: