Хезмәт

Шикәрдән баш тарту өчен 10 сәбәп

Ябыгу сере – гап-гади: калорияле ризыкларны азрак ашарга, күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Шул ук вакытта татлы ризыклардан, хәтта әллә ни калорияле булмаганда да, сәламәтлек хакына баш тарту хәерле.

Шикәр файда китерми, шул ук вакытта ябыгуны да тоткарлый чөнки.

Зыяны нидә?
1. Шикәр (биредә шикәр яки шикәр комының үзе, шулай ук татлы-баллы ризыкларның һәммәсе турында сүз бара) – чистартылган, җиңел үзләштерелә торган углевод. Канга шундук үтеп кереп, ачыгу хисен бетерә ул. Әмма тәм-том ашап куйганнан соң ярты сәгать чамасы узуга, янә суыткычтан нәрсәдер эзли башлыйбыз. Шул рәвешле шикәр безне һаман күшәп йөрүче җан ияләренә әйләндерә.

2. Шикәрдә витаминнар да, минераллар, клетчатка да юк. Шуңа күрә, организмга бернинди файда китермичә, май катламына гына әйләнә.

3. Шикәрдән билгә, ботларга май утыра, зур корсак барлыкка килә. Чөнки эчке органнар да май белән каплана. Шуның аркасында бөер, бавыр, ашказаны асты бизе эшчәнлегенә зыян килә. Кеше, сүлпәнәеп, аз хәрәкәтчәнгә әйләнеп кала.

4. Шикәрдән йөрәк-кан тамырлары да зыян күрә. Май “пәрәвезе” чолгап алган йөрәк авыр гына, интегеп кенә эшли. Кан тамырларына холестерин тыгыла, кан әйләнеше начарая, сулыш кысыла башлый.

5. Канда шикәрнең күп булуы матдәләр алмашына, күзәнәкләрнең яңаруына, организмнан токсиннар, кирәкмәгән сыеклык чыгуга комачаулый. Биттә, аякларда шешенкелек барлыкка килә.

6. Татлы-баллы ризыкларны күп ашау аркасында симергән кешенең иммунитеты зәгыйфьләнә. Анда шикәр чире һәм башка чирләр “баш калкытырга” мөмкин. Шулай ук кәефсезлек, тормышка битарафлылык, шикләнү-курку хисе барлыкка килә.

7. Шикәрнең гормоннарга начар тәэсир итүе аркасында сексуаль активлык кими.

8. Шикәрдән тешләр бозыла, биттә бетчә-сыткылар пәйда була. Тән тиресе корыша, шәлперәя, вакытыннан алда җыерчыклар барлыкка килә.

9. Тәм-томның психикага да тискәре йогынтысы бар. Ник дигәндә, организм аны эшкәрткәндә, нерв системасы өчен кирәкле В төркемендәге витаминнарны күп исраф итә. Моннан тыш татлы ризыкка ияләшү барлыкка килә. Шуңа күрә тәмлетамакларның аңа ихтыяҗы артканнан-арта. Мондыйларда тәм-томсыз тормыш күңел төшенкелеге, хәлсезлек, берни эшләмичә яту теләген китереп чыгара.

10. Шикәрне күп куллану организмда стресс гормоны – кортизол эшләп чыгарылуга китерә. Бу исә йокысызлык, күп ашау, психик киеренкелек сәбәбенә әйләнә.

Тәм-томга бәйлелектән ничек котылырга?

Шикәрнең ни дәрәҗәдә зыянлы икәнен тулысынча аңлап-белеп торганда да, бәйлелектән чыгуы авыр. Шуңа күрә бу мәсьәләне төрле яклап хәл итү кирәк.

* Шикәр һәм тәм-томнар сатып алмаска тырышыгыз. Кондитер ризыклары бүлекләрен читләтеп үтегез, этикеткаларны укыгыз (мәсәлән, әзер соусларда, ярымфабрикатларда һ.б. шикәр бар).

*Көн дәвамында нык ачыкмаска тырышыгыз. Юкса тамак бик нык ачканда тәм-томнан баш тартуы аеруча авыр була.

*Ачыкканда, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, көнбагыш, кипкән җимеш кабып куегыз, аларны сумкага салып, үзегез белән йөртегез. Газлы-баллы эчемлекләр урынына, су кушып, җиләк-җимеш согы (үзегез ясап) эчегез.

*Эшкәртелгән продуктлар (мюсли, солы кисәкләре, әзер боткалар, соус, йогырт, пластик савытлардагы эремчекләр) сатып алмаска тырышыгыз, чөнки аларның составында шикәр күп. Ярманың – эшкәртелмәгәненә, эремчекнең – гадәтиенә өстенлек бирегез. Яшелчәле “подлива”ларны күбрәк ясагыз.

* Ә инде тәм-томсыз яши алмасагыз, атнаның билгеле бер көнендә бераз гына “тәмлүшкә” белән сыйланып алуны гадәткә кертегез.

Болай эшләгәндә, вакытлар узу белән татлы-баллы ризыкларга тартылу бөтенләй юкка чыгачак.

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: