Хезмәт

Ә шушы нәселдән булган Катмыш кызы Роза күптән Балтачныкы инде

Бу нәселдә балта остасы "чыккан", "тайган" буыннарны утырта, теш ала, теш табибы исә уникаль операцияләр ясый.

Өстәвенә бер гаиләдә үскән җиде баланың алтысы, аларның да өчесенең хәләл җефетләре табиблар яки шәфкать туташы, инде кайберләренең балалары шул "эз"дән киткән. Мамадыш районының Катмыш авылыннан чыккан Габдрахманныкыларны тикмәгә генә табиблар нәселе дип йөртмиләр шул.
Хәер, Катмыш үзе дә табиблар авылы буларак үзенчәлекле. 185 хуҗалыклы авылдан 37 югары белемле табиб һәм 80гә якын шәфкать туташы чыккан (кияү-киленнәр белән бергә)! Авылга бу "чир"не йоктыручы - авылның беренче югары белемле табибы да әлеге дә баягы шул Габдрахманныкылар.
Патша заманында ук яшәгән Габдрахман карт табиб дип йөртелмәсә дә, кешеләрне үзе белгән ысуллар белән дәвалаган. Аңа мөрәҗәгать итүчеләр йогышлы авырулардан да, башка чирләрдән дә шифа тапкан. Хәтта сынган аяк-кулларны да дәвалаган. Кендек бабайсы да, сөннәтче бабай да ул. Чорына күрә укымышлы да: гарәп телен су урынына эчә. Тик язмышы гына аянычлы тәмамлана: хәләл көче белән көн күргән Габдрахманны "ялгыш" кына кулга алалар һәм "кулак" ярлыгы тагып, атып үтерәләр. Бу хәсрәттән озакламый хатыны да дөнья куя. Балаларына үз көннәрен үзләре күрергә туры килә. Укырга теләге бик зур булган Нурмөхәммәткә дә дүрт класстан соң мәктәпкә барулар насыйп булмый...
Иртә гаилә кора ул. 1940 елны, армиягә киткәндә, инде улы Вәли туып кала. Шул китүдән сугыш афәтен, әсирлек ачысын татып, аннан качып, иң элек партизаннар сафында, бераздан кабат үзенең частена кушылып, озын юл үтеп, бары 1946 елда гына туган якларына кайтканда Нурмөхәммәт солдат үз-үзенә сүз бирә: "Үзем укый алмадым, балаларымны укытачакмын!" Һәм сүзендә тора да.
- Иң өлкәнебез - Вәли абыебыз урта мәктәпне бик яхшы тәмамлап, Казанга мединститутка укырга керергә җыенгач, авылдашлар әтигә әйтә: "Тормышларыгыз болай да бик авыр бит, ник җибәрәсең аны, калсын, эшләсен", - диләр. "Юк, сыерымны сатсам сатам, тик балаларны укытам", - ди әти, - дип сөйли бу гаиләдәге төпчек кыз, хәзер инде безнең Салавыч авылы килене Роза. - Сыерны сатмый, әмма безне кеше итү хакына баштанаяк эшкә чума әти. Тирә-якта гына димим, даны еракларга таралган балта остасы иде ул. Сабада да, Балык Бистәсе, Алабуга, Чистай районнарында да әле дә хәтерлиләр аны, кайчакта күздән яшьләр китерерлек истәлекләр сөйлиләр. Йортлар, каралты-куралар төзү генә түгел, тәрәзә-ишекләр дә ясады. Бигрәк тә имәннән ясаган күптөрле мебельләре белән дан казанды. Әле эш арасында авыл халкына табиб хезмәте дә күрсәтте әти: теш алды, "чыккан", "тайган" буыннарны утыртты. Тик гомер буе балта чабу үзенекен итте, ике инсульт кичереп, бик яшьли - 64 яшендә арабыздан китте...
Бу вакытта инде балаларның өлкәнрәкләре табиб буларак танылып өлгергән. Әмма әҗәл каршында һөнәри осталык та, талант-теләк тә көчсез була шул. Талант-осталык дигәндә, бигрәк тә Вәли абыйлары бөтенесенә өлге булып тора. Теш табибы белгечлеге алып, туган якларына - Мамадыш районының Үсәли участок хастаханәсенә баш табиб булып кайткан егет, 53 ел бер урында эшләп, 70 яше тулганчы игелекле хезмәт күрсәтә. Теш тә ала, дәвалый, ясый-куя да. Теш табибы буларак кына түгел, бик сәләтле, оста хирург буларак та таныла ул. "Сукыр эчәк" кебек "вак-төяк"не генә түгел, бик катлаулы, уникаль операцияләргә дә тәвәккәлләп алына, уңышлы тәмамлый. Бертуган энесе Нәҗипкә - өч тапкыр, яңадан өч бертуганына операцияләр ясарга алынуы, мөгаен, бу кешенең үз-үзенә ышанычы, тәвәкккәллегенә иң зур дәлилдер.
- Электрчы авылдашыбыз Фәсәхетдин абый багана башыннан егылып төшеп, бик күп катлаулы сынулар белән үлем хәленә җитә. Юл юк, техника юк, аны каядыр илтү мөмкинлеге юк. Абый шул чакта бүген дә Казанда гына ясала торган катлаулы операция ясый,- дип сөйли Роза ханым.- Герләр асып, күчкән сөякләрне "турылый", аннан пластина куеп калдыра. Фәсәхетдин абый, шөкер, бүген дә исән.
Шулай ук тагын бер ханым бәби тапканда килеп чыккан ситуациядә югалып калмавын, чыккан аналыкны (ә ул күп очракта операция белән тәмамлана) уңышлы итеп кире кертә алуын да могҗизага тиң итеп сөйлиләр. Әлеге ханым да исән, әле шуннан соң кабат бәби дә таба. Һәм берне генә дә түгел!
- Инде бераз соңрак, бер елны 8 мартка авылга кайтып, өстәл тирәли утырган гына идек, бер авылдашыбыз тыны бетеп йөгереп кергән, - дип искә ала Роза. - Аучы иде ул, үзе күрмәгәндә мылтыгын алып, улы белән күрше малае атышлы уйнаган. Улы "Авызга төтене керде", - генә дисә дә, Вәли һәм хирург Нәҗип абыйлар, хатыннары акушер-гинеколог Зәрә апа һәм педиатр Розалия апа, шундук сикереп тордылар, Үсәлигә шалтыратып, операциягә әзерләнә торырга куштылар. Сигез километр араны, ат белән үтеп, ул малайга бик катлаулы операция ясадылар. Эчәклеккә, бавырга, бөергә зыян килгән була. Шөкер, ул малай да исән калды. Менә шушы хәлләрдән соң (ә мондый хәлләр аның эш практикасында бик күп) абыебызга "Супер Вәли" дигән кушамат тактылар. Ул да, Нәҗип абыебыз да "Татарстанның атказанган табиблары". Мактану булып кабул ителмәсен, Нәҗип абыебыз да чын мәгънәсендә үз эшенең остасы булды. Теш табибы булып эшләгән Суфия апабыз да, "чебеш кадәр генә булса да", һөнәри осталыгы белән өрлек кебек ирләрне сокландырган кеше. Ул да киң профильле.
"Бөтенебезгә дә табиб булып бетәргә димәгән" дип, шәфкать туташы һөнәрен сайлаган Мәдинә, Кәүсәрия исемле кызлар да, гомер буе табиб булам дип хыялланып, укытучылыкны сайлаган Вәсиләләре дә нәселләренә тап төшерми анысы. Йә хирург, йә юрист булам дип үскән Розалары да, хирургка ук барып җитмәсә дә (ә күңелендә һаман да үкенеч яши), үзен табиблыкка багышлый. Тормыш иптәше Габделнур белән дә мединститутта укыганда танышалар, шулай итеп язмыш аны Балтач якларына кайтара. Менә инде ул ничә еллар районыбыз халкына игелекле хезмәт күрсәтә.
- Бик хөрмәтле, бик туганчылыклы гаиләгә килен булып төштем, мин язмышыма бик рәхмәтле, - ди ул. - Әниебезнең теләкләре кабул булды. Бөтенебез исән-сау, тигез, балалар, оныклар үстерәбез, очрашып-аралашып яшибез. Гомерлеккә булсын иде...

Реклама

Фото: http://prazdnik-na-bis.com/prikolnye-konkursy-na-korporativ-2/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: