Сигезнең берсе
1978нче елда Балтач районында ачылган 96нчы һөнәр лицеена быел 35 ел була. Менә шушы еллар эчендә лицей коллективы районыбыз оешмаларына, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләренә төрле профессия кешеләрен әзерләде. Бу исемлеккә тракторист-машинистларны, автомобиль йөртүчеләрне, пешекче-кулинарларны, эретеп ябыштыручыларны кертергә була. Эретеп ябыштыручыларны хәзерләүдә күп еллардан бирле Илфат Мәсхүт улы Шакиров (рәсемдә) зур тырышлык...
Санкт-Петербург шәһәрендә эретеп ябыштыручы булып эшләп зур тәҗрибә туплаган Илфат Шакиров укытудан тыш, һөнәр лицееның укытучыларына һәм мастерларына кабинетлар эшләүдә, техникаларны ремонтлауда һәм башка төрле хуҗалык эшләренә дә булышлык күрсәтә. Илфат Мәсхүтович хезмәтләре хакында «Моя земля» газетасында да язма дөнья күрде. Ул үзенә беркетелгән кабинетта эретеп ябыштыру эшләрен өйрәтү өчен тиешле таләпләргә туры килерлек итеп эш урыннары булдырды. Кабинет пөхтәлек, чисталык ягыннан укучылар өчен дә үрнәк булып тора. Аның уздырган ачык дәресләренә һәр катнашучы югары бәя бирә. «Техническое творчество» конкурсында катнашып, Илфат Мәсхүтович призлы урыннар яулады. Казанда квалификация күтәрү институтында укып, 100ләп һөнәргә өйрәтү мастерлары арасында уздырылган конкурста җиңү яулап, Киев шәһәренә барырга лаеклы булган укучылар исемлегенә кертелде. А.Макаренко исемендәге колледжда һәм Е.О.Патон исемендәге институтта хәзерлек курсларында булып кайтты. Илфат Мәсхүтович һәр билгеләнгән имтиханнарны бик яхшы билгеләренә тапшырып, «Сертификат профессиональной компетентности» алды һәм «Международный практик по сварке» дипломына лаек булды. Рәсәй күләмендә мондый исемне алучылар бик аз (Рәсәйдә барысы 8 кеше). Илфат Мәсхүтович күп еллардан бирле туплаган эш тәҗрибәсе хакында Киев шәһәрендә, Казанда, шулай ук һөнәр лицеебызның методик комиссия утырышларында да чыгышлар ясады, яшь мастерларга киңәшләрен бирде. Эретеп ябыштыручылар хәзерләүдә менә шушындый шәхеснең булуы белән 96нчы лицей коллективы нык горурлана.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 22:11Күз төбе ник кара яна? Күз төбе һәрвакыт каралып тора. Бу нилектән икән? Айгөл.1300
-
27 май 2022 - 21:21Райондашыбыз, җырчы Алсу Фазлыева нигә ябыкмый, сәбәбен әйтте Алсу Фазлыевадан социаль челтәрдә “ник ябыкмыйсың, Алсу?” дип сораганнар.10501
-
27 май 2022 - 20:11Бүгенге ярышның җиңүчеләре билгеле (+ фото) Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген “Труд” җәмгыяте базасында сыер савучылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары ярышы үтте.20502
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
27 май 2022 - 09:45Газетаның 20нче санында (27 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар12001
-
25 май 2022 - 17:21Кәримә Мустаеваның концертына рәхим итегез! 26 май көнне Балтач мәдәният үзәгендә Кәримә Мустаеваның бушлай концерты булачак22100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.300200
-
26 май 2022 - 10:46Бәйрәм уңаеннан Балтач эшмәкәрләре район башлыгы Рамил Нотфуллин белән очрашты (+фото) Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр белән хакимият кулга- кул тотышып эшли.59602
-
26 май 2022 - 14:46«Җәйге җылыларны көтмәгез»: синоптик июнь белән июльнең нинди булачагын фаразлады Май аенда Татарстан территориясендә, шул исәптән башкалада, озакка сузылган салкыннар саклана. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сүзләренчә, быел Казанга климатик җәй килергә ашкынып тормый.42001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика