Хезмәт

“Син бик бәхетле!” – ди психолог Ранилгә

"Күзләрем күрми, кулым эшләми, аягым аксый... Ничек инде бәхетле булыйм?!"- дип аптырый ул.

Аптырап кына калмый, "Ничек инде?" - дип соравын да бирә. Тик: "Сиңа Аллаһы Тәгалә икенче тормыш белән яшәргә мөмкинлек биргән. Үткән тормышыңдагы хаталарыңны төзәтеп, бөтенләй башкача яшәргә",- дигән җавап ишеткәч тә, баштарак килешми әле ул. "Еллар үткәч кенә мин аның бик тә хаклы булуын аңладым, - ди бүген Ранил.
- Чөнки ул әйткән икенче тормыш белән яшәргә өйрәндем. Мин бернәрсәдән дә зарланмыйм. Үземне инвалид дип тә санамыйм. Кимсенмим дә. Үз ишләрем белән дә күп аралашам, сау-сәламәт кешеләр белән дә. Таза кешеләр арасында җайлырак та әле. Менә быел авылдагы спортзалга йөри башладым. Безнең Арборның данлыклы тренеры Дамир абый Гобәйдуллин минем сыйныф җитәкчем иде бит. Аның белән киңәшләштем дә, ул кил диде. Егетләр анда атнага өч көн көрәш белән шөгыльләнә, мин герләр, гантель, башкасы белән мәш киләм...
Спортчылар дөньясында чит кеше түгел шул Ранил. Элекке көрәшче ул. Районда гына түгел, республикада танылып килгән чакта аяусыз авыру бәреп екмаган булса, сөлгесен ташламаган булыр иде дә... Хәер, миңа калса, ул бүген дә чын көрәшче. Билбау тотып, мәйдан уртасына чыкканнардан бер башка өстене!
-1999 елның 1 июлендә диплом якладым. Армиядән кайткач, КАИга укырга кергән идем. 6 июльдә практика башланды. Беренче көн практикадан кайткач, душка кергәнмен дә, аңсызланып, стена буйлап шуып төшкәнмен.
Егетләр ашыгыч ярдәм чакырган. Хастаханәдә өч тәүлек аңсыз ятканмын. Табиблар "обширный разрыв артерии мозга" (ягъни обширный инсульт) дигән диагноз куя. Сул як параличланган булса да, ул чакта әле күзләргә зыян килмәгән иде, - дип сөйли Ранил. - Шул ук елның 1 ноябрендә кабат инсульт булды. Ул чакта инде авылда идем. Бик нык башым авыртты, кан басымы күтәрелгән иде. Ашыгыч ярдәм машинасына носилка белән салганнарын гына беләм...
Бу юлы инде ул 35 көн комада була. Тереләсенә табиблар да, беркем дә ышанмый. Реанимация бүлмәсенә мулла чакырып, ясин чыгалар. Ә ул... үзенә 24 яшь тулган көнне кабат күзләрен ача. Тик күзләре генә дөнья яктылыгыннан мәхрүм калган була шул. Караңгылыкка чорналса да, уң ягы өлешчә, сул ягы тулаем сизгерлеген югалткан Ранилне якыннары - әти-әнисе Таһир һәм Рузилә, энесе Шамил өмет, ышаныч, наз, җылылык белән уратып ала.
- Әти белән әни миңа икенче тапкыр гомер бирде, - дип искә ала ул үзе бу чакларны. - Өметсезлеккә бирелмәделәр, мине дә ышандырырга тырыштылар. Әти Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Мәскәүдәге данлыклы Бурденко институтына юллама алуга иреште. Уйлап кына карагыз, гади бер авыл мужигы бит ул, баласы хакына әти-әни барысына да әзер шул. 2000 елның гыйнварында мине носилка белән Мәскәүгә алып киттеләр. Авылыбыз фельдшеры Миләүшә апа Камалиева, үзе теләп, бөтен эшен ташлап, шунда хәтле озата барды, табиблар кулына тапшыргач кына кайтып китте. Ун көннән операция булды. Баш миенең эченә үк кереп, йокы артериясенең ярылган, ачык өлешен ямадылар.
Җиде сәгать дәвам иткән операция уңышлы чыга. Егерме көннән егет авылга кайта. Менә шуннан инде Ранилнең якыннары аны аякка бастыру чарасына керешә. Бу процесс бик озак, үзгәрешләр бик авырлык белән, көттереп кенә килә. Әмма Гыйльвановларның берсе дә чигенми. Аларның үҗәтлеге, сабырлыгы, ышанычы тиңсез бүләкләнә: уң ягы тулысынча элекке хәленә кайта, "коляскага утырмыйм" дигән егет, таяк белән булса да, аякка баса.
Инде өйдәгеләре яңа көрәшкә керешә. Күпме табиблар: "Булмый, гаеп күзләрдә түгел, йөрмәгез", - дип кире борса, Ранилне дәваларга алынмаса да, алар улларының сукыраюы белән килешергә теләми. Берсеннән икенчесенә йөри торгач, андый бердәнбер шәфкатьле табибә дә табыла. Акмаева Майя Кәримовна миңа: "Син яшь әле, җиңәбез", - диде. 2008 елга кадәр аның кул астында РКБның күз авырулары бүлегендә елга икешәр мәртәбә дәваландым. Нәтиҗәсе күз алдыгызда: мин бүген кеше ярдәменнән башка да йөри алам. Ике күзем белән дә көн яктысын шәйлим, уңы белән шәүлә генә итеп булса да, күрәм. Медицина фәннәре докторы, Татарстанның атказанган табибәсе Майя Кәримовнага хәзер 65 яшь, ул РКБда эшләми инде, "Оптика корд" кибетләр челтәрендә консультант, әмма ул мине ташламады, әле дә дәваларны шуннан алабыз.
Ә егет тагын көрәшә. Башкалар кебек үк эшлисе, кирәкле, файдалы кеше буласы килә аның. Авылда беренче дипломы белән нәрсәгәдер өметләнеп булмасын аңлаган егет, икенче югары белемен ала. Читтән торып, дистанцион рәвештә укып, 2011 елда юрист белгечлеге ала. Кызганычка, башта әле беркем дә эшкә алам, эш бирәм дими. "Ул чактагы район башлыгы Марат Зариповка кердем. "Эшли алырсыңмы?"- диде. "Эшлим", - дидем. Аның фатыйхасы белән Чепья авыл җирлеге каршында юридик консультация оештырдык. Баштарак килүчеләр аз иде, хәзер үземнең клиентларым бар. Бездә бөтен хезмәт тә түләүсез. Компьютерыма да, кәрәзле телефоныма да махсус программа кертелгән, бөтен мәгълүмат әйтеп барыла, кыенлык сизмим, - ди ул.
- Беләсезме, мин шуны аңладым: бу дөньяда яхшы кешеләр шулкадәр күп икән, әнә, миңа гына да күпме кеше ярдәм кулы сузды. Исемнәре телгә алынмаганнардан район табибәсе Лилия Рифатовна, ул чактагы шәфкать туташы Гүзәлия, операциягә барганда матди ярдәм күрсәткән ул чактагы хуҗалык җитәкчесе мәрхүм Таһир Кадыймов, мәчеткә йөрүче өлкәннәр, авылдашлар"...
-Элек тә авырып йөргән идеңме, табиблар авыруның сәбәбе нидә дип әйттеләр соң, - дип сорашам.
-Үз гомеремдә авырган кеше түгел идем мин, бер генә билгесе дә булмады. Диплом язган чакта артыграк тырышып ташлаган булып чыктым. Төннәрен диплом яздым, көндезләрен шабашкада эшләдем. Дачаларда мунчалар, гаражлар төзедек. Энекәшне дә укытасы бар дип тырыштым инде. Ике айдан соң кинәт туктадым. Чабып барган атны кинәт туктатырга ярамый шул диделәр... Беләсезме, мин үземнең авыруым турында күп эзләндем, әмма минеке шикелле нәтиҗәгә китергән бер генә очрак та тапмадым. Инсульттан соң сукыр калучылар да, аяк-куллары эшләмәүчеләр дә күп, әмма икесе бергә булганы гына юк, - ди ул.
Зарланып әйтми ул аны. Бу тормышында зарлану сүзләре ишетмәссең аннан. Киресенчә, уен-көлкеле, бик тә аралашучан Ранил белән очрашып сөйләшүдән ничектер үзеңдә энергия, көч арткандай тоясың. Син дә тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың...
Фото: http://www.med-kvota.ru/article/reabilitation_insult/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: