Синоптиклар бәйрәмгә уңай һава торышын фаразлый
Яңа елның тәүге көнендә һава температурасы 0 градус булыр диелә якынча фаразларда.
Ел ахырына кадәр салкынча һава торышы сакланса да, Яңа елның беренче көне республикада сизелерлек җылыта.
Бүген төнлә республикада -21 градуска кадәр салкын, болытлы һава торышы һәм кар көтелә, диелә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәрендә.
29 декабрьдә антициклон йогынтысында явым-төшем кими. Төнлә -17..-22 градуска кадәр салкынайта, ә урыны белән -25 градуска кадәр төшә. Көндез һава температурасы -17..-22 градус булуы көтелә.
Пәнҗешәмбе, 30 декабрьдә, Татарстанга җылы атмосфера фронты якыная, ул кар алып киләчәк. Көндез һава температурасы -8..-13 градус була. Ә төнлә -14..-19 градус, урыны белән -25 градус булуы көтелә.
31 декабрьдә һәм 1 гыйнварда җылыта, урыны белән кар булачак. Көндез 31 декабрьдә – 5–10, төнлә 7–13 градус салкын булачак. Яңа елның беренче көнендә термометрның 0–6 градус суык күрсәтәчәк. Фаразлар шундый, ә чынлыкта ничек булыр, тора-бара белербез)..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев