Реклама
Көчәйгәндә җил секундына 15 метрга кадәр булачак.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, ягъни 23 ноябрьдә көндез һәм кич Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран һәм көньяктан секундына 15 метрга кадәр көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -8...-13 градус, аязган вакытта -18 градуска кадәр була. Көндез максималь һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.
Юлларда бозлавык көтелә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз