Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә.
Төнлә явым-төшем булмаска тиеш, әмма урыны белән юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин. Аерым районнарда - бозлавык.
Татарстан буенча төнлә температура 3-8 градус салкын, көндез - 0-2 градус җылы. Юеш кар һәм яңгыр яварга мөмкин.
29 октябрь төнендә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр яварга мөмкин. Төнлә температура 2 градус салкын тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://obozrevatel.com/society/sinoptiki-obeschayut-ukraintsam-zamorozki-i-mokryij-sneg.htm