Сәламәтлек – ярты бәхет
1982
0
0

«Сөембикә» журналы редакциясе һәм «Гаилә медицинасы клиникасы» (җитәкчесе - Елена Борисовна Капицкая) Балтачта уртак акция уздырдылар.
2015 елның беренче яртысына журналга язылган хатын-кызларны Балтач район больницасында «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләре бушлай кабул итте. Белгечләр арасында югары категорияле акушер-гинекологлар, репродуктолог, онколог-маммолог, эндокринолог бар иде.
Клиниканың төп девизы - «Гаилә - сәламәт булырга тиеш!» Һәр иртәне елмаеп каршы алганда, каядыр йөгерергә, нәрсәдер эшләргә теләгең һәм көчең булганда гына, яшәү - бәхет ул! Якыннарың исән-сау һәм саләмәт икән, синең дә җаның тыныч...
Табибларга күренергә килгән Балтач районы ханымнары «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләреннән бик канәгать калды. Язгы якта бу акцияне тагын уздыруны сорадылар. «Районнан чыкмыйча, табибларга күрендек, төпле киңәшләр алдык, һәм... ярты елга «Сөембикә»ле дә булдык», - диделәр алар.
Акцияне уздыруда ярдәм иткәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллинга, Балтач район больницасының баш табибы Газинур Дәүләт улы Дәүлиевка, больницаның өлкән шәфкать туташы Хафиза Рамазан кызы Әсхәтдиновага рәхмәтләребезне белдерәбез.
Узган ел шушындый ук акцияне редакция Кайбыч районында уздырган иде. Ул вакытта «Гаилә медицинасы клиникасы» белгечләре күбрәк балага уза алмаган хатын-кызларны кабул итте. Икенче тапкыр әни булырга өметләнеп, шактый шифаханә юлларын таптаган, әмма нәтиҗәсен күрмәгән Гөлназ ханым (Иске Тәрбит авылы) ул көнне: «Шушы табибларга гына күренәм дә, башка йөрмим инде. Ходай насыйп итмәгәндер, күрәсең», - дип килде. Аны югары категорияле акушер-гинеколог, репродуктолог Елена Капицкая кабул итте. Быел яз Кайбычтан сөенечле хәбәр алдык: Гөлназ әни булган!
Гөлнур САФИУЛЛИНА.
«Сөембикә» журналының баш
мөхәррир урынбасары.
Фото: http://www.azatliq.org/content/article/1602983.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
6 июль 2022 - 14:46"Хыялый тургай"лар Сочига китте! Бүген гимназиянең театр җанлы, булачак 3 а сыйныфы укучылары Сочи каласына ял итәргә китте.15401
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.29300
-
6 июль 2022 - 13:21Июльдә эссе булачакмы? Эссе көннәр көтмәскә. Июль аен галимнәр дә, халык синоптиклары да шулай фаразлый. Аның каравы уңышка һәм көзнең беренче көннәренә өметләре зурдан13501
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
4 июль 2022 - 13:49Выступает фольклорный ансамбль "Вуюись" (М.Лызи СДК)
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар36900
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.55400
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.233900
-
4 июль 2022 - 08:16Балтачта Айрат һәм Илдар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото) "Ватан сугышчылары" паркында Абхазиядә тынычлык урнаштыруда катнашып батырларча һәлак булган Айрат Нәҗметдинов һәм Украинада барган хәрби операциядә батырларча гомере өзелгән Илдар Галиевка мемориаль такта ачылды.80203
-
4 июль 2022 - 14:46Айгөл Бариева гаиләсендә зур югалту Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының тормыш иптәше вафат.68101
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+