Хезмәт

Сәлимәгә бәхет килешә

Кешеләрнең иҗатка тартылуын күреп күңел сөенә. Андый затның эчке дөньясы керсез, пакъ кебек тоела миңа. Әдәбиятка тәүге адымнарын ясаучы Сәлимә Зиннәт кызы Габделхакова шундыйлардан.

Сәлимәдә үз фикерләрен, позицияләрен дөрес, төгәл итеп дәлилләү һәм мәгълүматны әңгәмәдәшкә тулы итеп җиткерү хас. Моның белән ул һөнәри өлкәдә дә, гадәти тормышта да бер баш өстен тора.

Сәлимә әдәбиятка соңлап килде. Сәбәбе – кызларын тәрбияләүгә бөтен көчен бирүдәдер, бәлки. Тәртипле, тәрбияле кызлары тормышларын матур итеп корып, күпләр соклана торган итеп, әти-әниләре өчен зур куаныч булып яшиләр.

Шагыйрә бүген Инстаграм, ВКонтакте матур, затлы, рәсемле тормыш белән яши. Сәлимәгә бәхет бик тә килешә.

Энҗе ЗАКИРОВА

ветеран укытучы, шагыйрә

Сандалилы балачак 

Сабый чагым, әни җаным 
Бала итәкле күлмәк кигезде. 
Ап-ак сандалилар алып бирде, 
Ким-хур итмәде безне. 
Шул сандалины киеп, 
Әй, китә идем биеп. 
Әти-әни кул чабалар, 
Карап торалар көлеп. 
Чәпәләй ясыйм диеп сандалидан 
Бармагымны чапкан хәтердә... 
Гаебемне тиз танытты әни, 
Үпкәләп тә булмый беркемгә. 
Кылганнарга җавап тоттык үзебез 
Гаепләми генә беркемне. 
Сандалины кисү, сабак булды миңа 
Сабыр кабул иттем хөкемне. 
Кабат кайтса гүзәл балачагым, 
Яннарымда булсаң, син, әни. 
Очып-очып бер биергә иде, 
Аягыма киеп сандали...

Әнкәйле балачагым 

Әле генә сабый бала идем, 
Чәчкә жыеп йөрдем болында. 
Бер кайгысыз рәхәт чаклар булды,
Әниемнең жылы куенында. 
Ничек түзгән, кемнәр белгән,
Йөрәк телгәләнгән сигезгә. 
Югалмадык, шөкер, беребез дә,
Чын тәрбия биргән ул безгә. 
Кызларыма бирәм киңәшләрен, 
Оныкларны сөям аныңча. 
Ул күрсәткән юлдан

                              тайпылмыймын 
Сурәтенә карыйм сагынсам... 
Кочагыма алып, күзләренә карап 
Торыр идем кабат табылса...

Әниләр догасы 

Әнием ята гүрләрдә, 
Җан өшеткеч салкын кабердә. 
Күңелемдә яши изге догасы 
Шул догалар белән килә минем 
Яхшылык кыласы, яктылыкка

                                           чыгасы. 
Ә бәлки гөрләгән тормышым, 
Яшәвем, бар булмышым 
Юл күрсәткән аем, балкыган

                                           кояшым, 
Яшәткән бу фани дөньясы 
Шул микән әниләр догасы?

Бер күрергә иде әнине

Бәйрәм җиткән саен йөрәк әрни... 
Юклыгыңа инде, әни, ышандым. 
Тик шулай да күчтәнәчкә диеп, 
Җимеш, лимон , тәмле чәй алдым. 
Тик, барыбер, бирелмичә кала, 
Бик юксынам, әни, үзеңне. 
Балаларым котлый бәйрәм белән, 
Котлап юаталар алар үземне. 
Төшемә дә сирәк керәсең син, 
Кергәндә дә, берни дәшмисең. 
Ә күңелең шат, җылы карашларың, 
Читтән генә, ахыры, күзлисең. 
Синең хәер-догаң белән яшим әле, 
Шул бигрәк кирәк тормышта. 
Тормыш күгем һәрчак аяз минем, 
Рәхмәт әйтеп яшим язмышка. 
Бәйрәм көнне кабат төшемә кер, 
Нурлы йөзең белән син, әни! 
Өннәремдә сине күрер өчен, 
Бирер идем, әни, әллә ни...

Беләсеңме?... 

Елмаеп көләсеңме, 
Шатлана беләсеңме? 
Бу дөньяның матурлыгын
Син күрә беләсеңме? 
Кайгыра беләсеңме, 
Син елый беләсеңме? 
Хыянәтне, ялганнарны
Кичерә беләсеңме? 
Авырлыкны сыгылмыйча, 
Күтәрә беләсеңме? 
Йөрәгеңә якын алмый, 
Үткәрә беләсеңме? 
Кешегә кирәк чакта, 
Ярдәм итә беләсеңме? 
Кайгыларын, шатлыкларын
Икегә бүләсеңме? 
Кешенең күркәм сыйфатын, 
Бәяли беләсеңме?

Шундый хисләр булганда, 
Син –Кеше! Беләсеңме? 
Яратам сине, тормыш !—дип, 
Кычкыра беләсеңме? 
Тормыш рәхәт, яшәү матур, 
Син шуны күрәсеңме?

Бер минутка кара күкләргә... 

Әгәр сиңа авыр, әгәр көчең бетсә, 
Бер минутка кара күкләргә... 
Болыт арасында, тамчы яралган

                                              җирдә, 
Иң кадерле күзләр, күзәтәләр сине күкләрдән. 
Әгәр куркыныч булса, өмет

                                         югалганда, 
Бер минутка кара күкләргә... 
Иң биектә, йолдыз янган җирдә, 
Сине яратканнар, ярдәм итәр сиңа күкләрдән. 
Ачы хәсрәтләрдән йөрәк бәргәләнсә, 
Бер минутка кара күкләргә... 
Бәргәләнмә әле, сыгылма, дип 
Аваз килер сиңа күкләрдән.

Ак калфагым 

Ак калфагымны киям дә, 
Күз саламын көзгегә. 
Ак калфагым –  йөз аклыгым, 
Бик килешә йөземә. 


Ак калфагым, ак калфагым, 
Калфаклар кияр чагым. 
Ак калфагым –  милли таҗым, 
Ул –  татарымның җаны. 

Гасырлардан күчеп килә, 
Ак калфак ул – хәзинә. 
Мин татармын, диеп горурланып, 
Киеп йөрисем килә. 

Ак калфагым, ак калфагым, 
Калфаклар кияр чагым. 
Күңелемә ямьнәр бирә, 
Шушы нурлы калфагым. 

Әти-бабалар мирасы, 
Ак калфак –милләт йөзе. 
Буыннан –буынга күчсен, 
Чын татарның өлгесе. 


Ак калфагым, ак калфагым, 
Калфаклар кияр чагым. 
Калфак киеп, татар диеп, 
Йөрергә язсын тагын.

Реклама

Учларыма төште сары яфрак 

Учларыма төште, сары яфрак, 
Искәртте ул көзләр җитүен. 
Көзләргә дә сары халәт иңде, 
Җиңел түгел, җәйдән китүе. 
Учларыма төште сары яфрак, 
Билгесе ул — яшьлек китүнең. 
Җанга иңде сары төсләр, 
Белдерде ул, картлык җитүен. 
Учларыма төште сары яфрак, 
Юрыйм аны матур картлыкка. 
Җаннар тыныч, дөнья имин булсын, 
Картлык үтсен, бары, шатлыкта.

Илһам көтәм 

Әй сагынып  илһам көтәм, 
Көтә-көтә арып бетәм. 
Нигә килми бу илһам дип 
Аны көтеп йоклап китәм. 
Төнлә килеп йөдәтә ул, 
Күзгә йокы да кертми. 
Мин тормасам, кире китә, 
Минем торганны көтми. 
Үз-үземне җиңә алмыйм, 
Ул килгәндә тора алмыйм. 
Илһам шуңа үпкәли, 
Мине көтми киткәли. 
Шуңа күрә эш димим, 
Иртә димим, кич димим. 
Зарыгып көтеп алам, 
Зурлап озатып калам.  

Җылы бирәм сезгә 

Учларыма салып җылы бирәм 
Алыгыз сез, якын дусларым. 
Җылылыкны тойсын йөрәгегез, 
Начарлыкта түгел уйларым. 
Яралар да була йөрәкләрдә, 
Аяз күкне каплый болыт та. 
Җылылыгым сезгә барып җитсен, 
Таралсыннар әле болытлар. 
Кайгы-хәсрәт калсын үткәннәрдә, 
Шатланып каршылыйк таңнарны. 
Сезгә дигән шушы җылылыгым 
Иркәләсен әле җаннарны!

Ихлас кешеләрне яратам 

Яратмыйм мин үчле бәндәләрне, 
Арта көлгәннәрне яратмыйм. 
Күңелемне рәнжетәләр икән, 
Андыйларга башка җан тартмый. 
Икейөзле адәмнәрне сөймим, 
Фәрештәдәй кыланып йөргәнне. 
Кирәк чакта артын ялаганны, 
Кирәк беткәч аннан көлгәнне. 
Янып-көеп үзе өчен генә 
Яшәгәнне жирдә яратмыйм. 
Түбәнлеккә төшкән адәмнәрне, 
Сөю уеннарын җан тартмый. 
Яратмыйм мин, юк-бар сәбәпсезгә 
Көнләгәнне кеше талантын. 
Талант бирелә тик Ходайдан, 
Сатылмый ул, юк аның хакы. 
Яратам мин ихлас кешеләрне, 
Бераз хыялыйлар кебекне. 
Кеше хыялыннан көнләшмим мин, 
Үзем хыялыйлар кебекмен.

Җаннар бикләнде нигә? 

Тормыш авыр дибез, зарланабыз –

Кемнәр аны күтәреп караган? 
Әниләргә җиңел булганмы соң, 
Бармы берәү шуны аңлаган? 
Аякларда олтанлы итек, 
Бишмәт иде безнең өсләрдә. 
Нәрсә генә ашап яшәдек соң? 
Ни генә юк хәзер өстәлдә. 
Иңнәренә авыр капчык асып 
Әни безгә ипи ташыган. 
Сигез бала аны көтеп торган, 
Ачлыклардан шулай саклаган! 
Тезләреннән карга, суга батып, 
Урман кискән әти, чыдаган. 
Бар кеше дә утын яккан мичкә, 
Ут тергезгән, телеп чырадан. 
Хәзер исә бар да алдыбызда, 
Кием-салым буа буарлык. 
Өстәлләр дә хәзер сыгылып тора, 
Шөкер итеп кенә торырлык. 
Капка ябык, кеше яратмыйлар, 
Күрше керми хәзер күршегә. 
Капка түгел, җаннар бикләнгән шул, 
Ни дип була шундый кешегә. 
Һәрбер өйдә алты, сигез бала элек, 
Өзелмәгән кунак, туганлык. 
Кеше килсә, хәзер яратмыйлар, 
Заман чире хәзер саранлык. 
Урамнарда юк бит бала-чага, 
Уйнаучы юк карга батып. 
Интернетта утыралар бар да, 
Кем эшеннән, кем укудан кайтып. 
Зомбилашап барабыз, ләбаса, 
Юк-бар нәрсәләр карап. 
Чүп-чар тулып башыбызга, 
Булмабызмы без харап? 
Булганына шөкер итмибез бит, 
Булган саен күп кирәк. 
Ходаема чиксез рәхмәт әйтеп, 
Яшәүче кеше сирәк. 
Эшләмичә койрык болгап кына, 
Акча алучы күбрәк. 
Җанын биреп эшләгәнне 
Күрергә кирәк әзрәк.. 
Түрәләрне сүгеп кинәнәбез, 
Ул алай да, ник болай.? 
Берсен алып, берсен куйсалар да, 
Дөнья бара ул шулай. 
Эшләгәннең ашы да бар, 
Тормышы да гел җитеш. 
Берәү дә мәңгелек түгел 
Бар да бер җиргә китеш. 
Матурлыкка битараф без, 
Томаланган күңел күзебез. 
Юк, дөнья начар түгел, 
Начарайдык бугай үзебез.

Онытыласың 

Сабантуйда әгәр ат абынса, 
Ах итәләр, бары бер мизгел. 
Абынганы кала, онытыла... 
Калганнары тарта тезгенен. 
Абынган ат бик тиз онытыла... 
Шул чынбарлык китми уемнан. 
Абынган ат кебек онытыласың, 
Төшеп калсаң, әгәр, уеннан.

Кызларым 

Кызларым сез, минем кызларым, 
Күктәге йолдызларым. 
Сезнең өчен багышлана 
Шушы шигырь юлларым. 
Сез –  минем гомер дәвамым, 
Шатлыгым, сагышларым. 
Гомеремнең һәр мизгелен 
Тик сезгә багышладым. 
Сезнең бәхет –  минем

                                  бәхет бит ул, 
Сезнең шатлык – минем йөзләрдә. 
Мин күрсәткән юлдан

                                  тайпылмагыз, 
Яшь булмасын сезнең күзләрдә.

Көчлеләр дә бер сына 

Көчле бул, бирешмә дип, 
Киңәш бирә берәүләр. 
Сынса ярар иде диеп, 
Көтеп тора күбәүләр. 
Көчле булу – күркәм сыйфат. 
Канат куялар – сиңа. 
Үз- үзеңне саклау кирәк, 
Көчлеләр дә бер сына. 
Яраклаша бит куштаннар, 
Синең яклы булалар. 
Әгәр синеңчә булмаса, 
Койрык кысып, тыналар. 
Икейөзле адәмнәргә 
Ышану һич ярамый. 
Бар кешегә яраклаша алар, 
Алдын-артын карамый. 
Без дөньяда кунак кына 
Болгатма дөньяны,тын торсын. 
Була күрмә яманнарның колы, 
Ач күзеңне, дөньяң яктырсын!

Яшәү тәмен кирәк белергә 

Үтә көннәр... үтә сәгатьләре,

Бер нәрсә дә түгел мәңгелек. 
Тормыш безне яшәргә өйрәтә дә, 
Үзе үтә бик тиз, йөгереп... 
Яшәү тәмен кирәк бәяләргә, 
Ни язса да кирәк түзәргә. 
Яшәү бит ул нечкә бер җеп кенә, 
Мизгел генә кирәк өзәргә. 
Кире кайтмый үтеп киткәне дә, 
Өзелгәнне булмый һич ялгап... 
Тормышыбыз әле гөрләп торсын, 
Яшик бер-беребезне аңлап.

Эх, язасы иде 

Эх, язасы иде шундый шигырь, 
Барча кеше хәйран калырлык. 
Син киткәч тә онтылмыйча, 
Еллар аша искә алырлык. 
Эх, язасы иде шундый итеп, 
Укып исең китәрлек. 
Пошмас, кырыс адәмнәрнең 
Йөрәгенә барып житәрлек. 
Эх, язасы иде шундый итеп, 
Шагыйрьләргә тиң итеп. 
Шигырь күпме матур булса да, 
Юк, булмый аларга җитеп.

Туган телебезне саклыйк

Әлифбаны укып тел ачылган,
Туган телне укып чарланган. 
Татар теле бетә икән диеп 
Кайсы мәнсезләре чыгарган? 
Дәресләрне кыскарталар имеш... 
Кысалар бит татар телебезне! 
Бүген дәрес, иртәгә тел бетсә, 
Бетермәсләрме безнең динебезне? 
Оят булмасмы әби-бабалардан 
Гасыр буе саклап, югалтсак? 
Кыйблабызны таба алырбызмы, 
Телсез, динсез калып югалсак? 
Татарлар бит урыс арасында 
Түбән йөри болай да, бер башка. 
Хәзер килеп телебезне сатсак, 
Алып булмый аны бурычка. 
Татар теле – Ана теле бит ул! 
Туган телебезне саклыйк! 
Адаштырмыйк балаларны, 
Бергәләп аны яклыйк. 
Кичермәсләр безне, кичермәсләр, 
Тартып алсак аны баладан. 
Бер көн килеп, йөз чөереп, 
Баш тартмаслармы газиз Анадан? 
Кагылмагыз, татар телебезгә, 
Юк, кысмагыз аны, сатмагыз! 
Телебезне, газиз Анабызны 
Күз карасы кебек саклагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: