Хезмәт

Соклангыч! Бердәнбер кызга берни дә жәл түгел

Фәһим абый кызы өчен күптән үзенчәлекле бүләк ясарга хыялланган.

Яшел Үзән районының Норлат авылы кызы Аделия Гарипованы гадәти булмаган агач каретада кияүгә биргәннәр.

Кәләшнең әтисе бердәнбер кызы өчен әкияттә генә була торган гаҗәеп арба әмәлләгән. Фәһим абый кызы өчен күптән үзенчәлекле бүләк ясарга хыялланган. Башта каретаның сызымнарын нечкәлекләренә кадәр уйлап күңелендә йөрткән, кыш буе бу арбаны ясаган.

Реклама

“Кызыбызның үсеп җиткәнен сизми дә калдык. Менә ул үз гаиләсен кора. Кызыбыз хәзерге кебек гомере буе бәхетле булса, безнең өчен иң зур шатлык шул. Кызымның гаиләсе нык булсын иде”, –  ди Фәһим абый.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-ber-ti-kyzyn-kiyati-karetada-kiyag-birgn

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: