Хезмәт

«Сорнай» хуҗалыгы белән 5нче елын рәислек итүче Тәүфыйк Газиз улы Гыйләҗевка 55 яшь тула

Язылачак героем янына барганда хуҗалык җитәкчеләренең хәзер «Сорнай», ул чактагы Ленин исемендәге колхоз рәисе Хәкимулла Сибагатуллинга төрттерүләре искә төште.

- Үзәктә булгач, сезгә файдалырак инде. Төрле оешмаларга, җыелышларга йөрергә ягулык күп китми, Шәмәрдән дә якын...
- Анысы шулай. Әмма һәр адымыбызның район җитәкчелегенең күз уңында булуы бик үк рәхәт түгел. Колхозчылар да район үзәгендәге төрле оешмаларга китәргә күп сорамыйлар.
Менә шундый үзәктәге «Сорнай» хуҗалыгы белән 5нче елын рәислек итүче Тәүфыйк Газиз улы Гыйләҗев янына барышым иде. Бармыйча да булмый: барыбызның да күз алдында булган хуҗалык җитәкчесенә 55 яшь тула.
- Район үзәгеннән 5 километр гына ераклыкта урнашкан Көек авылында туганмын, - дип сөйләп китте юбиляр. - Хәзер машина белән берничә минутлык кына асфальт юлны, мәктәп елларында карлы-буранлы кыш көннәрендә, көзге салкын яңгырларда пычрак ерып күп йөрергә туры килде безгә. Әмма бернинди кыенлыклар да туган авылыма карата җылы хисләремне сүрелдерә алмады һәм алмаячак та. Шунда яшәп белем алган, эшкә, тормыш итәргә өйрәнгән авыл бит ул!
Тәүфыйкның туган авылына, авылдашларына карата хөрмәте сүздә генә түгел, эштә күренеп тора. Бүген Көек авылында яшәүчеләр күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, гаилә фермалары да берничә. Һәм аларга «Сорнай» хуҗалыгы терлек азыклары белән сизелерлек ярдәм күрсәтә. Транспорт кирәксә дә, өй төзисе, каралты-кура яңартасы булса да күмәк хуҗалыкның булышлыгын тоеп торалар. Һәм төрле чаралар үткәрәсе булганда Балтачтагы дистәләгән оешмалар да ярдәм сорап иң элек ян әшәдәге «Сорнай»га мөрәҗәгать итәләр. «Сорнай» райондагы иң күп иганәчелек ярдәме күрсәтүче хуҗалыкларның берсе.
-Үземне тәрбияләгән авылыма, аның халкына, күршеләремә, мөгаллимнәремә, туган-тумачаларыма бик рәхмәтлемен.
Көекнең төзек йортларына, тырыш халкына, искиткеч матур табигатенә гел сокланып яшим. Безнең авыл үз тырышлыгы белән яши торган уңган-булган кешеләр төбәге, - ди Тәүфыйк гел үзенең шушы авылдан чыккан гади бер авыл малае икәнен күрсәтергә омтылып.
- Әтием Газиз генә 55 яшенә дә җитмичә, 51дә гүр иясе булды, - ди ул, үткәннәрне хәтерендә яңартып. Газиз ага авылда хөрмәтле кеше була. Урманчы, авыл советында секретарь булып эшләгән. Аңа киңәш сорап та, вак-төяк йомыш белән дә килүчеләр күп булган. Берсен дә кире бормаган. Тәүфыйк әйтә: «Мөмкин булган кадәр ярдәм итегез, йөзе-меңе белән кайта ул», дип гел кисәтә иде мәрхүм, ди.
Дүрт бала арасында иң өлкәне булган Тәүфыйкка авыл өендәге бетмәс-төкәнмәс эшләргә кечкенәдән алынырга туры килә. Җәйләрен печән хәзерләп йөрү мәшәкатьләрен әйткән дә юк инде, 6нчы классны тәмамлаган елдан 5 сезон комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. - Мин генә түгел, яшьтәшләрем барыбыз да мәктәптә тырышып укыдык, авылдагы бер генә эштән дә чирканмадык. «Эшнең ояты юк, чистага, карага аермагыз», дип әти-әни гел әйтә килде, - дип искә ала Тәүфыйк. - Безнең класс укыганда да бик дус булды. Әле дә бер-беребез белән очрашып, аралашып яшибез. Әти-әниләрнең, мәктәпнең тәрбиясе эзсез югалмады дип беләм. Барыбызның да үз кыйбласы, үз гаиләсе һәм яшәешебездәге үзе тапкан урыны бар.
- Әти-әниемнең үрнәге миңа тормышта һәрчак ярдәм итте, - ди Тәүфыйк. - Туганчыллык, туганнар арасында бердәмлекне саклау буенча бигрәк тә. Ишетеп-күреп торабыз: бер-берсен күрә алмаган, этле-мәчеле яшәгән туганнар да күп ич. Без аллага шөкер, төп йортта калган энекәшем Рамил белән дә, кияүгә чыгып үз гаиләләре белән яшәүче сеңелкәшләр белән дус яшибез, аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәм, алар миңа. Авылда төп нигезне саклап матур гомер итүче энекәшем Рамилгә, аның гаиләсенә аеруча нык сөенәм.
Тәүфыйк Гыйләҗевның 55 яшьлек юбилеенда сөенеп нәтиҗә ясарлык үткәне бар, бу көнгә шундый матур итеп килеп җитүенә ярдәм иткәннәре өчен рәхәтләнеп рәхмәт әйтерлек остазлары, дуслары, туганнары күп. Мәктәп елларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән, аннан тракторга утырган, армия хезмәте һәм кайткач тагын трактор. «ДТ»сын да, «Беларус»ын да иярләгән. Һәм армиягә кадәрге үк хыялын тормышка ашырып, авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый, 1986нчы елдан Ленин исемендәге колхозда эшли башлый. Белгечлеге буенча бер атна гына эшләп кала.
Колхоз рәисе Хәкимулла Сибагатуллин каршы торырга урын калдырмаслык итеп хуҗалыкның баш агрономы итеп куя үзен. Җирдә уйнап, эшләп үскән авыл малае бу җаваплы эшне сүз тидермәслек итеп башкара. Бу урынга лаеклы алмаш табылгач, кабат белгечлеге буенча эшкә күчерелә. Тырышлыгын күреп, Хәкимулла Сибагатуллин аңа зур ышаныч күрсәтә. Анда-монда киткәндә үз урынына гел Тәүфыйкны калдыра.
2010нчы елның мартында үзе лаеклы ялга киткәндә дә хуҗалык җитәкчесе итеп аны тәкъдим итә. Менә шул еллардан бирле үзәктәге хуҗалыкны иң кыен чакларда да эшчеләрен оешмаларга таратмыйча саклап кала, районда урта кул хуҗалыклар рәтеннән төшермичә җитәкли Тәүфыйк.
- Монда - ди ул, тормыш юлымда гел яхшы күңелле, ярдәмчел кешеләрнең очрап торуы нык ярдәм итте. Нәфыйк ага Әхәтов, Хәкимулла Сибагатуллин, Сәяр абый, Рәҗәп абый кебек кешеләр белән аралашып эшләп китүем белән бәхетле мин.
Бәхет бер елмайса гел елмая. Диплом алып кайтып эшли башлаган елында Түбән Кенә кызы Резеда белән гаилә корып җибәрәләр.
-Аллага шөкер, бергә яши башлагач тормыш иптәшемнең гел яхшы яклары гына ачылып торды. Әти-әниемне, туганнарымны үз итте, алар белән матур итеп аралашып рәхәт яши белде, - ди Тәүфыйк Резедага үзенең бик олы рәхмәтле икәнен сиздереп. Быел өйләнешүләренә 28 ел була икән. Бер ул, бер кыз үстергәннәр.
- Әтием Газиз, әнием Наҗия әйткәннәр еллар узган саен ешрак искә төшә: «Чишмәләрнең үз юлы булган кебек, кешеләрнең дә үз юллары бар. Үз юлыгыз, үз фикерегез булсын», дип өйрәтте алар. Моны без үз балаларыбызга кабатладык һәм алар безне тыңладылар. Шуңа күрә аларның, гомумән, авылдашларымның, «Сорнай»лыларның матур киләчәгенә өмет белән карыйм, шуның өчен хезмәт итәм, - ди Тәүфыйк Газиз улы Гыйләҗев. Берничә төрле милләт халкын берләштергән коллективның татулыгына, бердәмлегенә сөенә, моның өчен, матур эшләре өчен аларга олы рәхмәтен җиткерә.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: