Хезмәт

Студентлар көнен кемнәр, ничек итеп кабул итә

Әлеге сорауны танышларыма биргәч үзем дә уйлануга калдым. Иң рәхәт еллар бит ул кеше тормышындагы. Пара, ягъни дәресләргә йөрергә иренмәсәң, тиешле китапларны укып барсаң, уңышка ирешүнең бернинди авырлыгы юк иде ул чакта.

Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетындагы һәрбер укытучы тора-бара сине үз баласыдай кабул итеп, авыр чакта һәрчак ярдәмгә киләләр иде. Сессия вакытлары да күңелле үтә иде, бәйрәмнәрне дә үзебезчә күңелле үткәреп җибәрә идек. Инде студент исемен йөртмәвемә дә 6 ел була икән, ә бит әле барысы да кичә генә кебек...

1755 елның 25 гыйнварыннан Татьяна көне буларак билгеләп үтелсә, 2005 елдан ул Россия студентлары көне итеп официаль төстә билгеләнгән. Бу бәйрәмне үз итүчеләр әлбәттә байтак арабызда, чөнки барыбыз да студент шулпасы чөмергән кешеләр дип әйтерлек. Студент елларын кемнәр, ничек искә ала? Шуларга күз салыйк.

Руфия Закирова, Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Мин 1987-1991 елларда Арча педагогика көллиятендә, ә аннары Казан дәүләт университетының филология бүлегендә белем алдым. Арчада укыганда колхозларга бәрәңге чүпләргә йөрдек, кызык итеп концертлар куя идек. Ул елларда студентлар көне билгеләп үтелми иде, күбрәк революцион, патриотик бәйрәмнәргә генә өстенлек бирелде. 7 ноябрь, 1 май, 9 майларда парадка чыкканны әле дә сагынып искә алам. Яшь чакта спортка өстенлек бирмәгәнемә үкенәм. Юкса спортны бик ярата идем, кечкенәдән хоккей, фигуралы шуу карап үстем, училищеда укыганда чаңгы секциясенә йөрдем.

Финзия Газизова, ТНВ каналының "Татарстан хәбәрләре" тапшыруының корреспонденты, Смәел авылы кызы:
- 1999-2004 елларда Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультетында укыдым. Безнең төркем бик тату иде, нигездә кызлардан тора иде. Ике егет 13 кыз укыдык. Истә калганы, укытучылар соңга калгач, дәресләрдән качу иде. Без бу эшне группа белән башкара идек. 15 минут соңга калсалар, без лифтка утырып төшеп китә идек. Ә остазлар икенче лифттан менеп китә иде. Еш кына Бауман урамында йөри идек. Ә имтихан чорында истә калганы - ң (койрыклы н) хәрефен әйтә алмаган өчен татар әдәбиятыннан 4ле алуым. Укытучы, тәрәзәңдә утың барны дөрес итеп әйтсәң, 5ле куям дигән иде. Ни кызганыч, ң хәрефе миндә генә түгел, күпчелек балтачлыларның әйтә алмаган хәрефе иде. Һәрхәлдә остазыбыз, профессор Илдар Низамов шулай дия иде!
Фото: im1-tub-ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: