Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Суган суында кызындым (булган хәл)

Суган кабыгын күп итеп кайнатасың да, ваннага тутырып, шунда кереп ятасың икән...

Дус хатын бер лайфхак белән уртаклашты.
Язарга ярый, диде. Сезгә дә язам 😄

Шалтыратты да сөйли бу:
— Диңгезгә барырга җыенам. Көзге каршында купальникларны киеп карадым да, үземнең ап-ак булуымны аңладым. Буш тавыгы төсле зәңгәрсу ак! Матур түгел. Иртәдән кичкә кадәр офиста утырып, кызынырга вакыт булмады. Нишләргә дип эзләп актарып утырганда, интернеттан бер лайфхак күрдем.

Суган кабыгын күп итеп кайнатасың да, ваннага тутырып, шунда кереп ятасың икән. Ярты сәгать дигәндә, каралып чыгасың икән. Автозагар кебек. Җайлы бит. Диңгезгә баргач, әкренләп суган загары юыла бара, ә үз тәнең кояшта карала бара, ди.

Яңа суган кабыгы ярамый, иске кирәк. Привозга барып иске суган эзләп йөрдем, җүләргә караган төсле карадылар. Колхоз базарыннан ике төрле севок суган алырга туры килде. Ярты сетка алып кайтып, шуның кабыгын салдырып бер чиләк тутырып кайнаттым да, ванна әзерләп, кереп яттым. Аның исен белсәң! Башта укшытты. Матурлык корбаннар сорый, дия-дия түздем. Шуннан әз генә черем итеп, йоклап киткәнмен. Сәгать ярымнан уянып киттем.

Чынлап та, лайфхак эшли. Суган автозагары минем ак тәнгә кып-кызыл итеп кергән! Ап-ак Буш тавыгы Пасха күкәе булган! Бөтен тәнгә кан сауган төсле куркыныч. Бит, колаклар гына ап-ак. Муенда да кәкре сызык булып кергән. Өсте ак, асты кызыл. Хәтта чәчнең дә суга тиеп торган өлеше кызарган, ничек тән кызармасын?! Ярар, анысы бетәр берзаман. Муенга да шарф урап йөрермен. Ләкин менә ваннаны нишләтергә микән?

Юк, сасысы түгел проблема. Төкерим анысына. Ванна да яртылаш үзем төсле кып-кызыл бит! Белизналап та карадым, сода белән дә ышкыдым, бетми. Интернеттан эзләдем, бер мин генә шулай эшләмәгәнмендер бит инде?! Чынлап та, минем кебек лайфхакчиклар булган һәм алар да ваннаны ничек юарга белми икән. Ирем эштән кайтканчы юмасам, әнигә кайтып китәм. Тынычлангач үзе кайтып алыр әле…

Эльвира Фатыйхова

Чыганак: https://vk.com/shomrt?w=wall11598943_23586

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев