Хезмәт

Суганы да, суганы

Быел суган елы булды, күрәсең. Халык бәрәңге бар дип мактанмаса да, суган шәп булды, ишелеп уңды дип горурлана.

Инде күптән аны түтәлләргә йолкып салып киптерделәр, сөнә-сөенә кыякларын кисеп җыйдылар, янәдән куана-куана чиләкләп ташыдылар, кем ничек булдыра ала, шулай саклауга куйдылар. Миңа калса, суган сеткага салган килеш, коры урынга элеп куйсаң әйбәт саклана (гәрчә үзем шулай итә идем).
Бәлки тагын да кулайрак вариантлар тәкъдим итүчеләр булыр. Минем суган ел да чери дип әйтүчеләргә бәлки киңәшебез ярап куяр. Я, әйтегез, суганны тагын ничек кыш чыгарлык итеп сакларга?!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: