Сыздырып гармун уйныйлар
Сәхнәдә – гармун моңы. Уйнаучысы күренми, ә моңы агыла гына.
Таузар авылының оста гармунчысы Фәргать абыйның исән вакытта өздереп уйнавын Фидәел Хәйруллин (шулай ук оста гармунчы) аудиотасмага яздыртып алган булган.
Фәргать абыйның үлеменә дә алты еллап вакыт узган. Кеше китә, җыры кала, диләр, Фәргать Усмановның да моңнары калган – менә инде өченче ел районда зурдан кубып гармунчылар фестивале үтә. Мәрхүмнең якын дусты, мәшһүр шәхес, туган авылы өчен җан атып яшәгән Азат Зыятдинов башлап җибәргән аны, һәм менә авылның патриотлары әлеге күркәм гамәлне дәвам итә. Азат ага да мәрхүм инде, икесе дә исән чакта тальян уйнап авыл әйләнә торган булганнар. Авылдашлары икесен дә җылы, якты хатирәләр белән искә алды. Районыбыз авылларыннан утызга якын гармунчы килгән иде фестивальгә. Илхан Шакиров, Шәрипҗан Хөсәенов, Фәргать Гаязов, Габдулла Ситдыйков, Ягъфәр Хәбибуллин, Зөлкәфир Зыятдинов, Мөдәрис Габдрахманов (Балтачның Кирам Сатиевы диләр икән аны, рәсемдә өченче рәттә уңнан өченче), Альфрит Сәмигуллин, Нурзада Галимов, Азат Галиәхмәтов, Камил Бариев (сәхнә ветеранына да 83 яшь икән инде, фестивальдәге гармунчылардан иң олысы), Рәзил Зыятдинов (арада иң яше), Нурулла Дәүләтшин, Тәлгать Нәҗметдинов, Фәргать Мифтахов, Илдус Насыйбуллин, Ильвир Зыятдинов, Нурзада Исламов, Азат Харисов, Ирек Галиуллин, Рафил Ибраһимов, Шамил Низамиев, Илфир Лотфуллин, Шамил Усманов, Энҗе Шаһиева (Шәмәрдәннән килгән кунак Руфинә Мозаффарова белән хатын-кыз гармунчылардан икәү генә иде алар), Азат Вәлиәхмәтов, Басыйр Шәяхмәтов һәм башкалар (газетабызның сайтында гармунчылар турында махсус фоторепортаж бирелде). Һәрбарчасы шулкадәр өздереп, күңел биреп уйныйлар, җырлаталар да, биетәләр. Озак еллар авыл мәдәниятен кайгыртып яшәгән Гөлфәния апа Гомәрова белән Фәргать абыйны искә алабыз:
– Фәргать минем күршем иде ул, – ди 75 яшьлек Гөлфәния апа. – Авылда узган һәрбер мәдәни чараның актив катнашучысы, әйдәп баручысы булды. Ишегаллары хәтфә яшел чирәм иде, капка төпләренә хатыны белән бергә чыгып утырырлар, тирә-якны гармун моңнарына күмәрләр иде: Фәргате уйный, хатыны тыңлый. Авыл сәхнәсендә куелачак спектакльләрне дә шул капка төбендә өйрәндек. Җәмәгате үлеп, озак яши алмады Фәргать, гармунын кочаклаган килеш, уйнаган җиреннән бакыйлыкка китеп тә барды. Бик матур, тигез яшәделәр шул. Гармун уйнап үләрмен дип гел әйтә иде, нәкъ шулай булды да.
Фәргать абый турында шигырь дә язылган, аны сеңлесе Роза Харисова укыды. Таузар авылы турында җырлар да яңгырады, анысы да үз сүзләре, үз көйләре. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашып, фестивальнең дәвамлы булуын, кечкенәләр арасында да уздырырга кирәклеген ассызыклады. Теләк белдерүчеләр дә бар икән.
8 март – Хатын-кызлар көне якынлашкан мәлләрдә чын бәйрәмгә әверелде фестиваль. Һәрбер катнашучыга Мактау таныклыгы, фестивальнең статуэткасы бирелде. Урамда казанда пылау пеште, фестивальдән соң бина эчендә табын корылды.
Гармун моңнарына кушылып, инде китәм дигәндә генә юлымны мәдәният йорты мөдире Гөлинә Хәйруллина бүлде:
– Бер үтенечем бар иде, – диде ул. – Шушы чараны уздыруда булышкан хуҗалык рәисе Булат Зыятдинов белән авылыбыз эшмәкәрләре Рушад Йосыпов белән Илшат Әхмәтовны да язып үтегезче. Башлап һәм оештырып йөрүчесе Фидәел Хәйруллин һәм Шамил Усманов булды.
Чыннан да, авылны яшәтүдә, аның талантлы кешеләренең исемнәрен мәңгеләштерүдә, яшь буынга яхшы үрнәк күрсәтүдә, ә иң мөһиме милли моңнарыбызны саклап калуда матди һәм рухи барлыгын кызганмаган патриот иптәшләргә рәхмәттән башка сүз юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев