Хезмәт

Тагын балалар үлеме

Соӊгы вакытта интернет битләрен бик шикләнеп ачам. Ник дигәндә, хәбәрләр бар җирдәге сугыш, фаҗига, һәләкат һәм иӊ авыр кабул ителә торганы - балалар үлеме белән башлана. Балалар үлеменеӊ иӊ аянычлысы - аларныӊ бу фани дөньядан үз теләкләре белән китүе - суицид, ягъни үз-үзеӊә кул салу.

Менә кичә дә 9 декабрьдә Казанда һәм Чаллыда мәктәп яшендәге ике баланың үлеме теркәлә. Ике очрак та суицид дип билгеләнгән.Казанның Фрунзе урамындагы бер йортта 2003 елгы малайның гәүдәсе табыла. Тикшерү комитеты хәбәре буенча, суицидка китерү очрагы буенча җинаять эше ачылган.
Чаллыда 15 яшьлек үсмернең үз-үзенә кул салуы билгеле була. Ул үлемендә беркемне дә гаепләмәскә үтенә. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып барыла.
Бу турыда Интертат.ру хәбәр итә
Фото: http://poykcrb.ru/index.php/component/content/featured?id=featured

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: