Хезмәт

Талантларны барлыйлар

Республика күләмендә үтүче «Кадр резервы» яшьләр проекты бишенче сезонын ача.

Биредә 17-30 яшьләрдәге, эшләүче яки белем алучы, социаль-актив позициясе һәм төрле өлкәләрдә регионны үстерүгә юнәлткән инновацион идеяләрне тормышка ашырырга теләге булган яшьләр катнаша ала. Проект урында (очно) һәм читтән торып (заочно) уку этапларыннан тора. Биредә катнашучылар команда белән эшләү күнекмәләрен үзләштерә, ораторлык сәләтен үстерә, дәүләт идарәләре нигезләрен өйрәнә, татар һәм инглиз телләрен камилләштерә.

Реклама

«Кадр резервы» республика проектында катнашу өчен заявкалар 28нче ноябрьгә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат: www.rezervrt.ru.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: