Тарих төпкеленнән, 1956 ел
Газетага урнаштырылган карикатуралар ялкауларны, эчүчеләрне, дисциплина бозучыларны камчылый. Комсомолец Хәсән Котдүсов политик укуга йөрми башлый, Равил Баязитов дисциплинасызлык күрсәтә.
Медицина пункты начар эшли
Кече Лызи авылы пунктында халыкка медиина хезмәте күрсәтү начар оештырылган. Фельдшерица иптәш авыруларны рәтләп карамый, ул күрсәтмәләр бирү белән генә чикләнә. Пунктка килә алмый торган каты авыруларның өйләренә баруны артык эш итеп саный. Мәсәлән, шушы көннәрдә генә пункттан ике чакрым ераклыктагы Түбән Ушма авылы гражданкасы бик каты авырый. Иптәш Кушаеваның авыруга ярдәм күрсәтүен сорагач:
Мондый салкын һавалы көндә мин Түбән Ушма авылына кадәр бара алмыйм, – дип җавап бирде.
Якындагы пунктка берничә мәртәбә мөрәҗәгать итеп тә медиина ярдәме күрсәтелмәгәнлектән, район болхәбәр итәргә булдык. Шуннан соң врач иптәш Галимова авыруның өенә килде һәм аны дәвалау чараларын күрде.
Телеграммалар килми
Мин 1955 елның 2 декабрендә Злотоуст шәһәрендәге кызымы посылка салдым. Посылка өчен акча түләгәндә район элемтә конторасы кассиры иптәш Романова миннән 5 сум 50 тиен акча артык алган. 15 декабрь көнне мин тагын Сталинабад шәһәренә ике посылка салдымбу юлы иптәш Романова миннән 11 сум акча алып калган. Бу турыда мин соңыннан гына белдем һәм ни өчен артык акча алуы турында сорадым.
– Посылкаларыгыз тапшырылганнан соң телеграммалар алырсыз. Акча шуның өчен алында, – дип җавап бирде ул.
Ләкин әлегә кадәр бу телеграммалар килмәде. Бу хәлне район элемтә конторасы начальнигы иптәш Ибраһимов та белә. Ләкин ни өчендер халыкка хезмәт күрсәтүне яхшырту чарасын күрми.
Җиләк-җимеш агачларын яхшы карарга
Җиләк-җимеш агачлары җәйге кояш кызуыннан саклау өчен известь сыечасы белән агартыла. Бу эш апрелҗ аенда ук үткәрелергә тиеш.
Агачларның кояш нурлары көйдергән кабыгы үткен бакча пычагы белән кисеп алына. Кискәндә яра бераз киңрәк итеп һәм кояш кызуыннан зарарланган кабыкны да эләктереп киселергә тиеш. Яра чистартыла, аннары бер сантиметр калынлыгында итеп замазка белән сылана. Замазка ике өлеш сыер тизәге , бер өлеш балчык, бер өлеш утын көле кушып ясала. Замазка сыланган яра киндер белән бәйләнә яки замаска өсте акбур яки известь белән агартыла. Әгәр кубып төшсә, яңадан сылана.
Өстәмә түләү алдылар
Шәмсенур Җәмилова “Большевик” колхозы сыер савучылары арасында социалистик ярышта алда бара. Ул узган хуҗалык елында 10 сыер карады. Аларның һәрберсеннән берәр бозау һәм 1,617 литр сөт савып алды. Колхоз правлениесы аңа , хезмәт көннәренә өстәмә түләү тәртибендә, бер бозау бирде.
Н.Гарифҗанова, З.Нуриева, Ш. Фәсхиева, Р.Галимова һәм М.Зарипова иптәшләр дә берәр бозау алдылар.
Рәхмәт белдерәм
Мин баламны таба алмыйча озак авырдым. 17 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр район больницасынды ятарга туры килде. Больницага керргәндә хәлем бик авыр иде. Врач М. Галимова, С.Вәлиева, хируг К.Зарипов, медсестра Г.Иванова һәм акушерка В.Шаброва иптәшләр минем сәламәтлегем белән һәрвакыт танышып тордылар һәм сәламәтләндерү өчен барлык чараларны күрделәр. Алар мине үлемнән алып калдылар.
Хәзер сәламәтләнеп больницадан чыктым. Мин моның өчен бик шат. Кешеләрнең сәламәтлеге турында аталарча кайгыртучы партиябезгз һәм Совет хөкүмәтенә чын йөрәгемнән рәхмәт белдерәсем килә.
“Яшьләр” газетасы
“Кызыл байрак” колхозы комсомол оешмасы шушу елның сентябрь аенда “Яшьләр” исемендә сатирик газета чыгара башлады. Газета айга бер тапкыр чыгарыла, декабрдә аның дүртенче номеры чыкты. Газетаны вакытында һәм яхшы эчтәлекле итеп чыгаруда Т.Ситдыйков, М.Сәләхова, Л.Зарипова иптәшләр зур игътибар бирәләр.
Газетага урнаштырылган карикатуралар ялкауларны, эчүчеләрне, дисциплина бозучыларны камчылый. Комсомолец Хәсән Котдүсов политик укуга йөрми башлый, Равил Баязитов дисциплинасызлык күрсәтә. Газетада алар тәнкыйть ителәләр. Тәнкыйть аларга тәэсир иткән, Хәсән дә, Равил дә кимчелекләрен бетергәннәр.
Тәнкыйть әнә шулай ярдәм итә.
Алдынгы бригада
Максим Горький исемендәге колхозга хезмәт күрсәтүче Гани Фәйзуллин җитәкчелегендәге трактор бригадасы туңга сөрүдә МТСта беренче урында бара. Бригада хәзер 489 гектар мәданда туңга сөрү үткәрде.
Бригада механизаторлары үзара ярышып эшлиләр. Ярышта иптәш Ф.Адреев алда бара, “ДТ-51” тракторы белән 7,2 гектар урынына 10-11 гектар сөрә. 1 октябрьгә барысы 136 гектар сөрде. Аның белән ярышучы иптәш А.Фомин да алда бара. Ул 119 гектар мәйданда туңга сөрде. М.Широков, Л.Крашиннинников һәм Н. Петров иптәшләр дә яхшы күрсәткечләр бирәләр, смена заданиесын арттырып үтиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев