Хезмәт

Тарих төпкеленнән, 1959 ел

Шода авылы белән сөйләшер өчен ике көн рәттән Түнтәр почта бүлекчәсендә озак кына  көтеп тордык, ләкин сөйләшә алмадым. Чепья линиясе “буш түгел”, дип кенә җавап бирделәр.

Бригадир күрми, карвылчы дәшми

Калинин исемендәге колхозның 3 бригадасында соңгы җвакытта хуҗасызлык сизелә башлады. Бигрәк тә атлы эштә йөрүче яшләрнең үзләре тигә торган атлардан теләсә ничек файдаланулары ешайды. Ныклы дисциплина булмау нәтиҗәсендә, көндез эшләгән атларны төнлә җигү фактлары да бар.

Ат сбруйларын хуҗалыкларда калдыру гадәт булып китте. Берничә егетнең төнлә агач урлап кайтканда урман карвылчысына т отылуы, моның ачык мисалы.

Мондый башбаштаклыкка бригадир бер дә исе китми. Ә төнге каравылчы белсә дә дәшми. Кеше белән ачуланырга теләми торгандыр инде, күрәсең. Килешүчәнлек белән тәртип урнаштырып булырмы икән?

Р.Шәрәфиев

Зур теләк белән

Калинин исемендәге колхоз членнары үзләреннән арткан терлекчелек продуктларын зур теләк белән дәүләткә саталар. Арбаш авылыннан Ш.Әгъзамов, Г.Гыйльманов, Г.Мәрданов иптәшләр 700-920 литр сөт сатып бирделәр. Шул ук авылдан Зариф Әхмәтшин  да үз хуҗалыгыннан дәүләткә 6,6 кгйон тапшырды.

Күп кенә хуҗалыклар йомырка саталар. Карадуган авылыннан Н.Зарипов, Х.Хәсәншин,  Арбаштан Д.Ибраһимова иптәшләр 650-900әр данә йомырка сатып бирделәр.

Р.Хәлиуллин

Икесе дә ялкаулар

Сталин исемендәге колхозның 1 комплекслы бригада сы члены Г. хезмәт яшендәге сау-сәламәт хатын.аның кызы М.да 21 яшьтә генә. Алар җәйге җылы көннәрдә генә артел производствосында бераз эшлиләр, елның калган вакытын үз хуҗалыкларында эшләп үткәрәрләр. Быел да хезмәт көнен минимум үтәмәделәр.

Колхоз идарәсе М.ныдуңгызлар фермасына су җылытучы итеп билгеләгән иде. Ул фермага барып бер генә көн эшләде дә, миңа ошаган эш түгел, дип,  икенче көнне эшкә килмәде. Колхоздашлары алар турында:

Авыру булсалар бер хәл иде. Бу кадәр оялмаслар икән. Эшкә чыкмас өчен мең төрле хәйлә табалар, – диләр.

Реклама

Х.Габделхаков

Линия бушаганны көтеп

Шода авылы белән сөйләшер өчен ике көн рәттән Түнтәр почта бүлекчәсендә озак кына  көтеп тордык, ләкин сөйләшә алмадым. Чепьлиния “буш түгел”, дип кенә җавап бирделәр. Әгәр Шоданы алсаң Куныр һәм Кургем авылларында  телефон трубкаларын алалар да тыңлап торалар, сүзгә катнашалар. Мондый хәлгә чик куярга кирәк.

Ә.Баһаветдинова

Узган елгыдан күбрәк

Арбор авылында киләсе ел өчен газета –журналларга язылу октябрь аенда башланды. Бу эштә тракторчы Ф.Йосыпов комбайнчы К.Кадыймов , Х.Гатиятуллин иптәшләр күпләргә үрнәк. Алар һәркайсы 3-4 төрле газета –журналларга язылдылар. Укытучы М.Вәлиев, С.Зарипова һәм башка иптәшләр дә матбугат таратуга актив катнашалар. 25 ноябрьгә кадәр артел членнары һәм хезмәткәрләр 7 мең  сумлык газета –журналларга язылдылар.

Г.Зарипов

Дәүләткә карабодай саталар

Районыбыз колхозлары дәүләткә карабодай сатуны дәвам итәләр. Тукай исемендәге колхоз 350 центнер, “Татарстанның 30 еллыгы колхозы” – 224, “Кызыл яшьләр” колхозы – 197, “Яңа тормыш” , “Алга”, “Ильич исемендәге һәм “Авангард”колхозлары 100әр центнер карабодай саттылар инде.

Әле нигезе дә салынмады

Куныр авылында мәктәп бинасы төзү өчен район бюджетыннан 1957-1958 елларны 50шәр мең сум акча билгеләнгән иде. Ләкин авыл советы председателе һәм мәктәп директоры бу эш белән шөгыльләнергә теләмәделәр, төрле сәбәпләр белән аны сузып килделәр.

1958 елда моннан җайлы гына котылу юлы табылды. Тукай исемендәге колхоз идарәсе белән договор төзешеп, 19,500 сумны артель хисабына күчерделәр. Шулай ук 10,706 сумлык төзү материалы да колхозга тапшырылды.

Договор буенча төзелеш 1958 елның 15 августында төгәлләнергә тиеш иде. Әлегә аның нигезе дә салынмаган. Мәктәп өчен яңа бина кайчан төзелә башлар, аның белән кызыксынучы юк.

Н.Вәлиев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: