Хезмәт

Ташка язылган югалмас

Борынгы тарихыбызны өйрәнүдәге мөһим язма чыганаклар (китаплар, кулъязмалар) Иван Грозный Казанны басып алганнан соң һәм коммунистлар хакимлек иткәндә күпләп юкка чыгарылганнар. Мондый очракта кабер ташлары, ташъязмалар бердәнбер тарихи чыганак булып тора. Шуны истә тотып күренекле тарихчы галим Миркасыйм Госманов кабер ташлары булган зиратларны «таш архив» дип атаган иде. Менә шундый...

Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Сугышка кадәр колхозларның борчак җирләрен каравылчылар куеп саклыйлар иде. Ул тамак туймаган вакыт, ә авыл урамы тулы бала-чага, малайлар борчак ашарга барырга атлыгып тора. Минем бабам Зыятдинны (Зыя) да борчак сакларга куялар иде. Әүлия кабере Таузар авылы җирендә. 1937нче елда Таузар авылындагы «Көрәш» колхозы Әүлия кабере басуына борчак чәчкән иде. Бабай шалаш ясап шунда каравыл тора, олы оныгы буларак мине дә еш кына үзе белән йөртә иде. Мин шул вакытта өлкән яшьтәге кешеләрнең (күбрәк өлкән хатын-кызлар) Әүлия каберенә килеп намаз укып, дога кылып кабер ташы өстендәге чокырга сәдака акчасы куеп киткәннәрен күзәтә идем. Ул кабер ниндидер серле, шомлы һәм без аңламаган изге урын булып хәтергә уелып калган. Арбаш белән Таузар арасындагы басу юлы бу кабергә якын гына үтә, кич кайтырга туры килгәндә шул турыдан үткәндә курку, шикләнү була иде. Ул кабердәге зур каен агачы кышкы бураннарда маяк ролен дә үтәде.
Миңа музейда эшли башлагач бу кабер белән бәйле язмаларны эзләргә, өйрәнергә туры килде. Авыллар тарихын өйрәнеп, тасвирлап язган тарихчы, этнограф Н.А.Износков «Список населенных мест Казанского уезда с кратким описанием» (1889г.) дигән хезмәтендә Карадуган авылы турындагы язмада бу кабер искә алына. Анда халык сөйләве буенча 200 еллар элек (шул вакытта) Вятка губернасы Бәрәскә авылы кешеләре бу якларда дингә өндәүче өч кешенең берсенең каберенә куелганлыгы, ул кешенең башы илбасарлар тарафыннан киселгәнлеге, исеме Искәндәр булуы әйтелгән. Авыл кешеләренең сөйләве буенча Казанны Иван Грозный алганда бер мулланың башын кисүләре һәм ул башның тәгәрәп, аның артыннан гәүдәсе дә кайтуын һәм шул урынга җиткәч туктап калганлыгын - үлгәнлеген һәм шунда күмелгәнлеге турында риваятьләр йөри. Бу кабернең мөселманнар тарафыннан кадерләнүен-хөрмәтләнүен, аңа бик ераклардан килүләрен, намаз укып дога кылуларын һәм сәдака акчалары калдыруларын сөйләгәннәр. Бу сәдака акчаларын Таузар, Карадуган, Арбаш (Арбаш үзе ике авыл Арбаш Шира, Арбаш Пошир) муллаларының мәчет ихтыяҗларына файдаланганнарын әйткәннәр.
Тарихчы-этнограф Һарун Йосыпов Идел, Урал буйларында, шул исәптән безнең Казан артындагы борынгы кабер ташларын өйрәнеп аны теркәгән, анда Әүлия кабере ташы да искә алынган. 2010нчы елда Нурулла Гариф «Казан ханлыгы чоры ташъязмалары» дигән китап чыгара. Бу китапның 17нче битендә әлеге таш исәпкә алына. Анда күмелгән кешенең Хәсән улы Искәндәр хаҗи (риваятьләр буенча), куелу вакыты 1536нчы ел икәне язылган. Мин бу ташның кайчан укылуы белән кызыксынып шактый эзләндем. Ләкин язма чыганаклар таба алмадым. 1979нчы елда райондашыбыз, тарих фәннәре докторы, күренекле тарихчы-археолог Равил Фәхретдинов безгә кайтты, Әүлия каберенә баруымны сорап мөрәҗәгать итте һәм без бергәләп (улым Булат та бар иде) кабер янына бардык. Равил аны бик җентекләп берничә мәртәбә фотога төшерде. Моннан тыш зур кәгазьне таш өстенә куеп әрекмәк яфраклары ярдәмендә аның рельефын алды һәм Казанда борынгы кулъязмалар укучы белгечтән укытачагын әйтте. Чыннан да озак та үтми ул кабернең фотосын һәм Әхмәт Булатов укыган текстны безгә җибәрде һәм без аны музейга инвентарьга алдык.
1994нче елда безгә күренекле галим, археограф, филология фәннәре докторы (ул вакытта кандидат) Марсель Әхмәтҗанов булды. Без аның белән Әүлия каберенә бардык, ул аның язуын укыды. Мин аны Карадуган һәм Таузар авылы зиратларына алып барып, андагы борынгы ташларны да укыттым, алар музейда исәпкә алынды - саклана. Кабер ташлары чыннан да бай тарихи чыганак. Без Кара-дуган мулласы Мифтахетдин Хәсән улы Йосыповның хаҗ кылганлыгын да белдек. Әүлия кабере Карадуганнан бер чакрым чамасы көнбатышта Карадуган-Таузар юлыннан 300 м. көньякка урнашкан. Ташның биеклеге 1м. 20 см., киңлеге 47 см., калынлыгы 20 см. Элеккеге агачы картаеп корыгач аның урынына яшь агач утыртылган иде, хәзер ул да бик зур булып үсте инде. Хәзер чардуганы тимердән эшләнгән Әүлия кабере янындагы елгада элек кое да бар иде, хәзер инде ул күмелгән. Бу кабер безнең районда язуы укылган иң борынгы кабер (һиҗри белән 948). Смәел авылы янында да изге чишмә һәм таш бар. Ләкин инде аның язуы укылырлык булып сакланмаган һәм кайчан куелуы билгесез. Бу безгә кабер ташлары белән бик сак булырга, аларны карап-саклап торырга кирәклегенә ишарәли. Әүлия кабере ташы Казан ханлыгы чорында ук монда татар-мөселманнар яшәгәнлеген раслаучы мөһим дәлил.

Реклама

Рәсемдә: районда язуы укылган бердәнбер борынгы таш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: