Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ташкабактан салат

Бакчагыздагы төрле яшелчәдән кышкылыкка банка япканда менә бу салатны да әзерләргә онытмагыз.

Моның өчен түбәндәге ризыклар кирәк була:
ташкабак — 4 килограмм, 6-8 болгар борычы, суган — 1 килограмм, 350 грамм чамасы томат соусы, 3 аш кашыгы тоз, 300 грамм шикәр комы, стакан ярым көнбагыш мае, бер-ике кашык аш серкәсе.

Бер литр суга томат соусын салып болгатабыз, аңа тоз, шикәр комы, көнбагыш мае салабыз. Шуңа шакмаклап туралган ташкабакны салып, яхшылап болгатабыз. Утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм, 10 минут кайнаганнан соң, озынча туралган болгар борычын салабыз.

Тагын 10 минут чамасы кайнаткач, салатка түгәрәкләп туралган суган кушабыз. Барлык яшелчәләрне салып бетергәч, яхшылап бутыйбыз һәм тагын 10-15 минут кайнатып алабыз.

Соңыннан аш серкәсе кушып, кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлар белән ябабыз. Банкаларны бер түлеккә җылы әйберләр белән төреп куябыз, дип яза Кызыл таң.

 
Фото: pinterest.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә таш кабак