Хезмәт

Татарстан синоптиклары атна дәвамында көчле салкыннар булуы турында кисәтә

Чәршәмбе, 19 декабрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 18 градуска, аязганда 24 градуска кадәр салкын көтелә

(Казан, “Татар-информ”). Синоптиклар атна дәвамында Татарстанда көчле салкыннар булуы турында кисәтә. Илнең Европа өлешенең күпчелеге көчле антициклон карамагында. Бер өлеше исә республика территориясендә булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген, 18 декабрьдә көндез һәм төнлә 13 градус, аязганда 18 градуска кадәр салкын булачак.

Чәршәмбе, 19 декабрьдә, төнлә һәм иртән һава температурасы 18 градуска, аязганда 24 градуска кадәр салкын көтелә.

Реклама

Пәнҗешәмбе шулай ук салкын һава торышы саклана. Төнлә 15 - 20 градус (аязганда - 25 градус), көндез 12 - 17 градус салкын булачагы фаразлана.

Җомга, шимбә шулай ук түбән температура сакланачак, урыны белән кар явуы көтелә.

Фото: баш мөхәррир.

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: