Хезмәт

Татарстан УФМС начальнигын югалтты

Татарстан УФМС начальнигы Сергей Валерьевич Чепуштанов үзенеӊ 50 яшьлек юбилеенә кадәр дә яши алмаган.

16сы көнне аныӊ үлеме турында информацион чыганаклар хәбәр итәләр, әмма нилектән шулай булганы турында информация юк.
Сергей Чепуштанов Казан шәһәрендә 1967 елныӊ 9 маенда туа. Башта Казан хәрби ракета гаскәрләренеӊ югары инженер-командалык училищесын уӊышлы тәмамлый, 1999 елга кадәр Казан Дәүләт университетында эшли. 2003 елдан Россия эчке эшләр Министрлыгыныӊ Татарстан буенча Эчке куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе, 2009 елдан Федераль миграциянеӊ Татарстан бүлеген җитәкли.
Сергей Валерьевичныӊ тормыш иптәше һәм 4 баласы бар.
Фото: http://kazanfirst.ru/online/46416

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: