Татарстанда 2020 елда пенсионерның яшәү минимумы күләме артачак
Татарстанда пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләү өчен 2020 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум дип билгеләнгән.
Татарстан Дәүләт Советының өченче утырышында депутатлар шундый карар кабул итте.
«Быел республикада 70 меңгә якын пенсионер федераль социаль өстәмә ала. Киләсе елга, алдан исәпләүләр буенча, андый пенсионерлар саны кимиячәк, чөнки бездә пенсияне индексацияләү яңа тәртип буенча башкарыла. Пенсияне индексацияләү бу минимумны 8232 сумнан артып китәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип сөйләде Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Россия субъектлары тарафыннан пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен киләсе елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләүче закон ел саен кабул ителә.
Татарстанда 2019 елга пенсионерның яшәү минимумы күләме 8232 сум күләмендә билгеләнгән.
Фото: Султан Исхаков
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев