Татарстанда лицензияле автобус белән йөртүчеләр саны дүрт тапкырга арткан

Республикада пассажир транспортына мәҗбүри лицензия бирү кертелгәнче, 250гә якын лицензиат кына булган.
Татарстанда лицензияләре булган пассажирларны йөртүче автобуслар саны дүрт тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында Ространснадзор Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радик Рамазанов хәбәр итте.
Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, республикада лицензияләү шактый уңышлы узган. Гомумроссия лицензияләр реестрына Татарстаннан 8,5 мең автобус кертелгән. «Бу шактый зур күрсәткеч. 1124 лицензия бирелгән. Пассажир транспортына мәҗбүри лицензия бирү кертелгәнчегә кадәр бары 250 лицензия генә булса, хәзер бу сан дүрт тапкыр артты", - дип сөйләде Рамазанов.
Шул ук вакытта ул кайбер предприятиеләр һәм оешмалар, шәхси хуҗаларның бу төр эшчәнлеккә лицензиясез автобуслар кулланылуын билгеләп үтте. «Шуңа күрә безнең белгечләр ЮХИДИ белән берлектә теркәлгән транспорт чараларын, нәкъ менә автобусларны тикшерәләр. Һәм инде үз транспорт чарасын лицензияләмәүчеләр белән адреслы эшлибез", - дип ассызыклады идарә башлыгы вазыйфаларын башкаручы.
«Без чагыштыру ясаганда, берничә автобус яки берәрсен реестрга кертергә оныткан предприятиеләрне ачыкладык. Автобусны эксплуатацияләүдән туктау очраклары да бар, шуңа күрә лицензия алмыйлар. Белә торып лицензияләмәүчеләр дә бар, әмма Урта Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе һәм ЮХИДИ әлеге транспорт чараларын ачыклый», - дип өстәде Рамазанов.
Россиядә федераль закон гамәлдә, аның нигезендә 2019 елның 29 июненнән башлап лицензияләр реестрына кертелмәгән автобусларда пассажирлар йөртү тыелган.
Тулырак мәгълүмат: ТИ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 22:11Стартовала Декларационная кампания 2021 года. Представить декларацию 3-НДФЛ удобнее через личный кабинет!4201
-
18 гыйнвар 2021 - 21:21БӘЙРӘМНЕ КАЗАН АРТИСТЛАРЫ БИЗӘДЕ (+фото) "Фикердәш" клубында йөрүчеләр ел башыннан иң беренче искечә яңа елда очрашалар.10402
-
18 гыйнвар 2021 - 20:11Каратистларыбыз район данын яклый Каратэ буенча Йошкар-Ола шәһәре беренчелегендә призлы урыннар яулап кайттылар.10202
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар19700
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар99000
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.96602
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)88603
-
17 гыйнвар 2021 - 18:41“Башкалардан калышасы килми” Алтын урталык махсус уйланылган план буенча түгел. Шулай килеп чыккан икән, димәк, сәбәпләре-сәбәпчеләре булган. Әлеге позицияне үзгәртергә дип тырышулары.52703
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика