14 сентябрьдә, Татарстан Дәүләт Советының бишенче чакырылышына депутатлар сайлаулары көнне, Татарстанның 167 сайлау участогында электрон бюллетень ярдәмендә сайлап булачак. Моның өчен Электрон тавыш бирү комплекслары куелачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, сайлаучы, әлеге комплекс ярдәмендә сайлый алсын өчен, ул участок сайлау комиссиясе әгъзасыннан бер тапкыр кулланылып була торган штрих-кодлы карта алырга тиеш.
Ул Электрон тавыш бирү комплексының кызыл индикаторына якын китерелерә. Аннан соң сайлаучы телне сайлый, ахырдан - бюллетеньне. Сайлаганнан соң "Бюллетеньне тутыруны тәмамларгамы?" дигән сорау чыгачак, дип хәбәр итә Интертат.ру
Балтачта исә әлеге комплекслар 5 - Алан, Шубан, Иске Көшкәт, Урта Көшкәт һәм Әтнә авылларында урнашкан сайлау участокларында кулланылачак.
Алда үткән сайлауларда да электрон тавыш бирү комплекслары кулланылды һәм сайлаучыларга да, сайлау комиссиясе әгъзаларына да авырлыклар тудырмады.
Фото: http://railwaytik.ikso.org/2011_vib/keg_koib/jel_keg.htm