Хезмәт

"Татфондбанк" хезмәткәрләре якты йөз белән каршы алдылар

Җомга көнне кинәт кенә кредитка алган телевизорга бу ай өчен түләргә онытканлыгым исемә төште. Тиз генә почтага киттем.

- Компьютер программаны ачмый, түләвегезне ала алмыйбыз, - диләр.
- Инде кая барырга, кичке дүрт туларга 20 минут вакыт калган бит.
"Татфондбанк"ка барырга киңәш иттеләр. Ашыгыгыз, алар дүрткә кадәр генә эшли , диделәр. Очтым гына.
Мин килеп кергәндә банкта беркем дә юк. Хәлне аңлатып бирдем. Кредит түләвемне алдылар. Банк хезмәткәрләре бернинди дорфалык та, тупаслык та күрсәтмәде.
Юкса, кайбер оешмаларга эш сәгате бетәргә ярты сәгать кала килсәң дә, "кара көяләр".
Фото: http://www.evening-kazan.ru/articles/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: