Тавык суыкта күп йомырка салсын өчен КИҢӘШ
Кышын тавыкларга җылыта торган азык ашатырга кирәклеге кош-корт асраучыларның һәркайсына мәгълүм.
Моның өчен кошларны күбрәк болгаткан азык белән тукландырырга кирәк. Түбәндәге рецепт тавык асраучыларга файдага булыр.
Азыкның 50 проценты – пешерелгәннән соң ваклап туралган яшелчә (кишер, бәрәңге, чөгендер, кәбестә, топинамбур);
* 10–15 проценты – үрдерелгән бөртек (арпа, солы, бодай);
* 10–15 проценты – гадәти бөртек (арпа, бодай);
* 10–15 проценты – бодай көрпәсе:
* 5–10 проценты – вакланган кукуруз.
Моннан тыш азыкка 20 грамм чамасы сөяк оны, балык мае (бер тавыкка 1 грамм исәбеннән) өстәргә мөмкин.
Болар барысы да бик туклыклы, кош-корт организмында озак эшкәртелә һәм аңа энергия, җылылык бирә.
Фото: Яндекс.Дзен
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев