Хезмәт

Телефоны аша яшен сугып үтергән

Әлеге хәл кичә кичкә таба Түбән Новгородта булган. 31 яшьлек ир-ат күл буенда балык тотып утырган була.

Гадәттән тыш хәлнең шаһитләре әйтүенчә, кичке сәгать 6лар тирәсендә аның кесә телефоны шалтырый. Яшен вакыты булуга карамастан, ир-ат җавап бирергә була. Шул вакытта аны яшен сугып үтерә. Хатыны аның үле гәүдәсен судан табып алган, дип хәбәр итә "Интертат.ру" басмасы.
Бәйрәм һәм ял вакытларында табигатькә чыкканда сак һәм игътибарлы булыгыз. Әгәр дә яшенле яңгыр астында калып, якыннарыгызга хәбәр бирергә кирәк булса да, бераз сабыр итеп, яшеннең басылуын көтегез. Бәла-казага юлыга күрмәгез. Балаларны да алдан-алы кисәтеп кую кирәк.
Фото: http://nasovet.info/topics/chto-dolzhen-znat-o-groze-kazhdyj-chelovek/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: