Хезмәт

Тирәбездә яхшы кешеләр

Быелның 15 июне гаиләбезгә, туганнарга бик авыр кайгы алып килде. Тормыш иптәшенә терәк, балаларына киңәшче, оныкларына яраткан бабай булган олы абыебыз Илнур вафат булды.

Чиксез хәсрәтебезне җиңеләйтергә матди һәм рухи яктан ярдәм кулы сузган коммуналь хуҗалык, икмәк комбинаты, «Исток» җәмгыяте коллективларына, туганнарга, дусларга, күршеләренә яныбыздан китмичә кайгыбызны уртаклашканнары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Барыгызга да кайгы-хәсрәтсез, тигез гомер итүегезне телибез.
Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын, кадерле абыебыз.
Гаиләсе һәм барлык туганнары исеменнән
сеңлең Гөлнур.
Фото: http://vk.com/club21719741

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: