ҮТКӘНЕ, БҮГЕНГЕСЕ – КАЛӘМ ОЧЫНДА – 2
Игътибарыгызга Малмыж районы Кәннә авылыннан Фирәүзә Низаметдинова язмаларын тәкъдим итәбез.
ЯШЬЛЕК ХАТИРӘЛӘРГӘ МОХТАҖ ТҮГЕЛ. Моннан унбиш ел элек балачагым турында язарга җыенган идем. Яза алмадым. Балачагымны хәтерләмим булып чыкты. Хәтта туып үскән өйнең дә ниндирәк булганын күз алдына китерә алмадым. Ул инде сүтелеп, аның кечкенә нигезенә яңа өй салынган иде. Яза алмагач, әллә хәтерем начарланганмы, әллә инде картлык килгәнме дип бик борчылдым.
Ә менә бүген гаҗәп хәл булды. Иртәнге сәгать биштә уянып киттем дә, тик торганнан, һич сәбәпсез диярлек, үткәннәрне искә төшерергә тотындым. Дөресрәге, хатирәләр ихтыярымнан башка килде. Балачагым өзекләп-өзекләп искә төшә торды. Өебез элеккеге хәлендә күз алдыма килеп басты. Әнә мич, мич башы, аның шомарып беткән кирпечләре, морҗа төбендәге ярык… Мич якканда төтен чыкканга, әни аны сылап тора, шул арада таш суы белән агартып та куя. Әнә сәндәрә баскычы, ул сәндәрәдә тезелешеп йоклыйбыз, җылы, рәхәт, тәмле йокы шул анда. Әнә казан. Анда тәмле исләр чыгарып аш кайный. Әнә сәке, такталары без йөгерешкәндә уйнап тора. Сәке йөзлеге ашалып беткән. Әнә өйне урталай бүлеп торган такта бүлем. Әнә ачылганда-ябылганда ыңгырашучы ишек. Әнә чолан, чолан тәрәзәсе. Чорма. Чорма баскычы…
Берзаман тышта коеп яңгыр ява башлады. Шулкадәр сөендем, белсәгез, арбасын тартып, печәнгә барасы юк, дидем. Иртән торып чәйләр эчкәч, чормага менеп киттем. Менеп җиткәч, баскычны әкрен генә кире урынына элеп куйдым. Берзаман уянып китсәм, төш вакыты җиткән, әнием ашарга әзерләп маташа, борынга тәмле аш исе килеп керә. Әкрен генә баскычны кире куеп төшәм, йокы туйган, авыз ерык инде. Кеше күзенә күренмичә, күрше Зәйтүнә апага китәм. Күршегә кермим, капка төбенә посып торам. Бервакыт «Кызым, син кайда?» дип, әни мине эзли, төшке ашка чакыра. Их, нинди вакытлар бар иде!..
Мине гаҗәпләндергәне шул булды: нигә әле моннан 15 ел элек азапланып та исемә төшерә алмаган балачагым, кинәттән ябырылып, хәтеремә килде. Югыйсә, киресенчә булырга тиеш бит, гомер узган саен, үткәннәр онытыла барырга тиеш. Уйлана торгач, мондый нәтиҗәгә килдем: олыгайган саен үткәнгә ешрак кайтыла, олыгайган саен кеше үз тормышының аерым вак мизгелләренә әһәмият бирә икән ул, шуңа күрә үткәннең ваклыклары кинәт кенә искә төшү табигыйдыр.
Яшьлек хатирәләргә мохтаҗ түгел, ул киләчәк белән яши. Яшьлек сәгать, тәүлекләрне сикереп кенә үтә, атна, айлар, еллар яшьлек өчен бик кыска ара. Ул гасырлар белән эш йөртә, шуңа күрә яшьлек вак-төякләрне тиз оныта, ләкин ул вак-төякләр мәңгелеккә онытылмый, эзсез югалмый, баш миенең кайсыдыр өлешендә саклана. Яшьлек баш миенең һәрбер тартмасында актарынып маташмый, энергия болай да ташып тора. Олыгая башлагач, уйланып утырганда яшьлектә калганнар бер-бер артлы искә төшә. Картлыкта юанычка хатирәләр, искә алулар кала. Үткәндәге һәрбер вакыйга кадерле. Картлык ул вакыйгалар турында тәфсилләп сөйләргә ярата. Яшьлек шуның өчен мыек астыннан көлебрәк карый.
Мин яңа дөнья ачарга җыенмыйм. Әллә соң картая башладыммы дигән уй гына сискәндерә мине. Һич тә картаясы килми, картаясы килми… Үткәннәрне һич тә онытырга ярамый. Үткәннәрсез бүгенге һәм киләчәк була алмый.
КҮҢЕЛЕҢ АП-АК ЧӘЧӘКЛӘР КЕБЕК ИДЕ СИНЕҢ. Кеше күңеле кара урман. Анда нинди хисләр яшеренгәнен һәр кеше үзе генә белә. Менә минем дә шул кара урмандагы хисләремне сезгә җиткерәсем килә.
Яшьлегем таңында килен булып, бусагадан атлап кергән өй өр-яңа булмаса да, каенатам-каенанам ул йортка күңел җылыларын салганга күрә, аннан һәрвакыт җылылык бөркелә иде.
Каенатам Балтач районы Яңгул авылында туып үскән. Гаиләсе белән Малмыж районы Кәннә авылына күчеп килгән. Каенанам тумышы белән Чутай авылыннан. 1941 елның 31 мартында әтием белән әнием кавышалар һәм никах укытып, бергә яши башлыйлар. Көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтине сугышка алып китәләр. Ә инде шул елның декабрь аенда аларның беренче балалары – кызлары дөньяга туа. Кызганыч, нәни балага озак яшәргә язмаган була, ул кызамык авыруыннан үлеп китә. 1945 елның апрель ахырларында әти исән-сау килеш кире туган якларына әйләнеп кайта. Кайтып, бераз тернәкләнгәч, колхозда балта остасы булып эшли башлый. Әтием – сугыш ветераны. Әнием исә гомер буе
фермада бозаулар карый. “Ана даны” һәм “Тылда күрсәткән хезмәте өчен” медальләре белән бүләкләнә. Гаиләдә барлыгы алты бала була.
Бераздан гаиләгә тагын зур кайгы килә. 1966 елның 6 августында 12 яшендә тагын бер кызлары суга батып үлә. Әти-әнием авырлыкларга бирешмичә, иңне-иңгә куеп, алга таба атлыйлар.
1984 елның 31 мартында Балтач районы Нөнәгәр авылыннан шушы гаиләгә мин дә килен булып төштем. Әни мине үз баласы кебек каршы алды һәм күңелендә минем өчен дә җылы урын тапты. Ул үз балаларыннан мине килен итеп аермыйча, һәрвакыт гадел булырга тырышты. Безгә үгет-нәсыйхәтен дөрес итеп бирә белде, “эшләп тапкан мал кадерле”, “иске яңаны саклый” дигән мәгънәле әйтемнәрне безгә сеңдерә барды. Аның кулыннан бар эш тә килә иде. Бигрәк тә гөлләр үстерергә ярата иде ул. Яз көне тәрәзә төпләрен яран гөле, ак чәчәкле кыңгырау гөлләр бизи иде. Ә инде ел буе ак һәм шәмәхә чәчәкле миләүшәләр күз явын алырлык булалар иде.
Авылда тормыш көтү, хуҗалыкта мал асрау белән бәйле. Сыерсыз торганда (хәзер генә авыл кибетләрендә сөт ризыклары сатыла) әни, сөтсез тилмермәсеннәр әле дип, зур кәстрүлгә сөт җыеп, суыкка куеп катыра иде. Тәмлерәк булсын дип, азрак шикәр дә кушып җибәрә иде. Әткәм, әнкәм барына риза булып, оныкларын тәрбияләргә булыштылар.
Иртәгә ниләр буласын, адәм башына ниләр киләсен беркем дә белми шул. Кинәт кенә килгән кайгы-хәсрәткә адәм баласы әзер түгел. “Ник гел миңа бу” - дибез. Тормышыбыз да көн саен үзгәрә тора. Ул я ярларына сыеша алмаган, котырган, иксез-чиксез диңгез шикелле, я беркемгә дә комачауламый торган, тын гына агып яткан елганы хәтерләтә. Бәлкем, Аллаһы Тәгалә безне дөнья йөген бергә күтәрсеннәр, шулай җиңелрәк була дип, парлы иткәндер.
1997 елның 15 июнь көнне аяктан егарлык хәл була. Әнине, ике баласын ятим, мине ялгыз калдырып, тормыш иптәшем китеп бара. Тормышым икегә: бу көнгә кадәр һәм аннан соңга бүленә. Гел үземне гаеплим. Ходайның “гел рәхәттә яшәмә әле, болай да яшәп кара әле” дигән сынавыдыр бу дип кабул итәм. Дөресен әйткәндә, әни булмаса инде күптән чиргә сабышкан булыр идем. Иремнең вафатыннан соң, әни белән сигез ел яшәдем. Авыр чаклар да күп булгандыр, әмма без тату яшәдек. Бианамны ахыргы көнгә кадәр үзем тәрбияләп, соңгы юлга да мин озаттым.
Чәчләремне җил тузгыта. Ә мин күзләремне йомам. Күз алдына, әнкәм, синсез калган көн килә. Хәлсез генә караватта ятасың, өстеңдә зәңгәр чәчәкле, озын җиңле күлмәк, башыңда ак яулык.
Үлем белән күзгә-күз очрашып, көрәшәсең кебек тоела. Юк инде, тартышмыйсың бугай, якты дөньядан бакыйлыкка күчәргә күптән әзер инде син. “Күрәсен – күрдем, ашыйсын – ашадым, яшисен – яшәдем. Шөкер, Ходаема, сезгә мең кабат риза мин” дип, еш кабатлый идең. Тик барыбер бер үкенечең калды бугай, оныгыңны сөяргә өлгермәдең. Ул ир бала нәкъ синең улың төсле: сызылып киткән кара кашлы, шомырт кара күзле, кара чәчле булып дөньяга туды.
Сине сагынуга түзә алмаган чакларым еш була. Бүген дә менә нәкъ шундый көн... Кара-каршы утырып, дөнья хәлләрен сөйләшүләр, үгет сүзләрең, авыр чакта аркамнан кагып сөюләрең җитми миңа. “Дөньялар гына тыныч булсын! Сугышларга юл куйма, Ходаем!” - дип, дога кыла идең син...
Әниемнең бер сәер гадәте бар иде: авылда, гаиләдә булган яңалыкларның барысын да стенада эленеп торган өзмә календарьнең астына язып бара иде ул.
Әнием, син киттең. Бу кайгыдан бар табигать елады. Күңелең ап-ак чәчәкләр кебек иде синең. Болар бар да якты хатирәләр булып кына калды. Ә андый искә төшерерлек хатирәләр үзе бәхет түгелмени ул?!
КФУның журналистика факультеты студенты Динә Йосыпова эшкәртүендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев